Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 ноябрь , 12:00

Түләүләрне кичектермәгез

2023 елда милекләрендә күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган, шулай ук 150 мең сумнан артык проценттан керем алган гражданнарга һәм салым агентлары НДФЛны тотып калмаганнарга салым органнары тарафыннан җыелма салым хәбәрнамәләре җибәрелгән иде.

Түләүләрне кичектермәгез
Түләүләрне кичектермәгез

Исәпләнгән салымнарны 2024 елның 2 декабреннән соңга калмыйча түләргә кирәк. Почта аша юлламасыз электрон рәвештә салым хәбәрнамәләре Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисында яисә «Физик шәхес салымнары» мобиль кушымтасында теркәлгән, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында салым хәбәрнамәсен алуга ризалык юллаган шәхесләргә тапшырылды. Шәхси кабинеты булмаганнарга, ә кәгазьдән салым хәбәрнамәсе килмәгәннәргә теләсә кайсы салым инспекциясенә яки Күп функцияле үзәккә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр салым органы тарафыннан исәпләнгән салымнарның гомум суммасы 300 сумнан кимрәк булса яисә ташлама бирелсә, салым хәбәрнамәсе җибәрелмәячәк. Шул ук рәвешле «Салым түләүченең шәхси кабинеты” һәм “Салымнар һәм пошлиналар түләү” сервислары ярдәмендә, шул исәптән өченче шәхесләр өчен, мәсәлән, туганнары өчен; банк бүлекчәләрендә, банкларга караган сервислар һәм түләү терминаллары аша; почтада түләргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, салым түләү тәртибе үзгәрде. Мөлкәт салымнарын һәм НДФЛ түләү һәр салым буенча аерым түләү документлары белән түгел, ә бердәм салым түләве белән башкарыла. Беренче чиратта түләү, әгәр ул булса, салым бурычын каплау хисабына бүленәчәк. Салым хәбәрнамәләре юнәлеше турында тулырак мәгълүмат Русия Федераль салым хезмәте https://www.nalog.gov.ru/rn77/ promo/nu24/ сайтының промобитендә урнаштырылган.

Русия Федерациясенең Башкортстан республикасы буенча 1 нче районара салым инспекциясе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: