Хәлил Авзалов Тәрҗимә Сөнәгатулла кызы һәм Хәмит Авзал улының гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигәндәй гаиләдәге татулык һәм эшсөярлек малайга да күчә. Һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкарырга күнегә, хезмәттә чыныгып үсә.
Түбән Череккүл сигезъеллык мәктәбеннән соң, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында техник-механик һөнәрен үзләштерә. 1973-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, югары белем алырга теләге көчле булган егет Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Биредә ул гел яхшы билгеләргә генә өлгәшә, башкалар белән уртак тел таба белүе, талиблар белән яхшы мөгамәләдә булуы аркасында һәрвакыт бик күп дуслар таба.
Яшь белгеч кулына диплом алгач, Благовар Ямакай мәктәбенә эшкә җибәрелә. Монда директор вазифасын биләп, мәгариф өлкәсенең барлык серләрен өйрәнә, эш тәҗрибәсе туплый һәм коллективта тиз арада үз кешегә әйләнеп, абруй яулый. Биредә ул гомер юлдашы Филзирә Мәсгүт кызын очратып, матур гаилә кора. Ул да укытучы булып эшли, балаларны тарих фәненнән укыта.
Әмма туган як үзенә тарта, күңеленә тынгылык бирми, сагындыра. Шулай итеп, Хәлил Хәмит улы гаиләсе белән Илешкә кайтып, Түбән Череккүл мәктәбенә эшкә урнаша. Ул балаларга физика һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәннәреннән белем бирә.
Нинди генә тармакны алсак та, барысына да диярлек физиканы яхшы белү таләп ителә. Шуңа күрә, әлеге фәннән төпле белем бирү бик мөһим. Белемнәрне ныклап истә калырлык, тормышта файдаланырлык итеп үзләштерсеннәр өчен дәресләрне үзенчәлекле уздырырга кирәклеген һәр педагог аңлый. Х.Авзалов эшләү дәверендә үз һөнәренең остасы булды. Ул физика өлкәсендә тирән белемгә ия һәм һәрвакыт аны яңартырга һәм тирәнәйтергә омтылды, соңгы фәнни ачышлар-казанышлар турында хәбәрдар булып торды. Моның ярдәмендә ул катлаулы темаларны укучыларына аңлаешлы итеп, мисаллар аша җиткерә алды. Гомумән, Хәлил Хәмит улы үзенең мавыктыргыч итеп үткәргән дәресләре аша һәркемгә дә җиңел бирелмәгән физиканы яратырга өйрәтте. Шулай ук тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәненнән укытып, ул укучыларга белем биреп кенә калмый, аларны киләчәккә лаеклы, сәламәт буын итеп әзерләргә тырышты. Балаларны хәрби-патриотик рухта, туган иленең чын гражданины итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Ул оештырган ”Җәяүле туризм” командасы елның-елында туристик слетта катнашып, республика, район буенча призлы урыннарга ия булды. Хәлил Авзалов укучылары һәм хезмәттәшләре, ата-аналар, авылдашлар арасында ихтирам яулады.
Өстәвенә, җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт тапты тынгысыз җан. Күп тапкырлар авыл Советына депутат итеп сайлана, авыл советы авыл биләмәсе янындагы төрле комиссияләрдә, шулай ук сайлау комиссиясе рәисе вазифаларын намуслылык белән башкарды.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Череккүл авыл советы авыл биләмәсенең, район Советының, БР Мәгариф министрлыгының Почет грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды.
Ныклы тыл булганда гына авыр эштә уңышларга ирешергә була. Ә бу яклап Хәлил Хәмит улы гомер юлдашыннан уңган. Филзирә Мәсгүт кызы да гомерен мәгариф өлкәсенә багышлап, лаеклы ялга чыккан. Тормыш сукмагыннан бергә тату атларга сүз куешкан парлар вәгъдәләренә тугры калып, сокланырлык гаилә исеменә лаеклылар. Авылдашлары арасында абруйлы, үрнәкле Авзаловлар үз көчләре белән яңа йорт салып керделәр. Уллары Искәндәр белән Вадим әтиәниләре үрнәгендә, бүгенге көндә үз тормышлары белән яшиләр. Балаларына яхшы тәрбия биргән, югары белем алырга ярдәм иттеләр алар. Ике уллары да бәхетне читтән эзләми. Алар Башкорт дәүләт аграр университетын уңышлы тәмамлап, туган авылыбызда төпләнеп намуслы хезмәт сала. Искәндәр Куйбышев ис. кооперативта баш агроном булып эшләсә, Вадим әлеге хуҗалыкның – рәисе. Искәндәр тормыш иптәше Ләйлә белән Ильвина, Тимур, Альбинаны үстерәләр. Вадим гомерлек па-ры Алия белән Давид һәм Аделияны тәрбияли. Хәзерге вакытта Авзаловлар дәү әти һәм дәү әни булу шатлыгын тоеп гомер кичерәләр.
Хәлил Хәмит улының элекке укучылары – ул үткәргән мавыктыргыч дәресләрне, онытылмаслык тәрбияви һәм спорт чараларын, төрле кичәләрне, ә элекке хезмәттәшләре бергә эшләгән чорны бүгенгедәй яхшы хәтерли.
70 яшен каршылаучы юбиляр яраткан һөнәре буенча хезмәт юлы үтүе, яраткан гаиләсе, кадерле һәм кирәкле кеше булуы белән бәхетле. Чыннан да, булганына куанып, киләчәккә өметләр баглап, бу якты дөньяларда яшәүләргә ни җитә?!
Гөлнара ЛАТЫЙПОВА, Түбән Череккүл урта мәктәбе директоры.