Эре хайванга бәрелү аеруча куркыныч тудыра. Ул авыр түшкәсе белән капотка, алгы пыяла, стойкаларга һәм түбәгә орыла. Мондый хәлгә очраганда, шоферның һәм алда утырган пассажирның травма алу ихтималы зур.
Юлда очраган хайванны урап узарга киңәш ителми. Әмма машина йөртүчеләр еш кына ул йөгергән юнәлешкә бара. Нәтиҗәдә, һәлакәткә очрый. Моннан тыш, нинди дә булса поши яки эттән котылырга омтылганда, автомобильче каршы як полосага чыгып, анда башка транспорт белән бәрелешергә, кювет яки тротуарга чыгып китәргә мөмкин. Шуңа күрә тизлекне киметергә кирәк.
Юлда «Кыргый хайваннар» билгесе булмаса да, шоферга бик игътибарлы булырга, хәрәкәт интенсивлыгын, юл күзәтүен исәпкә алып, хәрәкәт тизлеген сайларга, каршылыклар килеп чыкканда, кичекмәстән тукталырга кирәк.
Хайваннар аркасында юлтранспорт вакыйгасына тарысагыз, һәлакәт урынында калырга кирәк. Авария тукталышы билгесен куярга, булган хәлләрне полициягә хәбәр итәргә һәм ЮХХДИ хезмәткәрләренең килүен көтегез. Кагыйдә буларак, машина йөртүчеләр мондый аварияләрдә гаепсез дип таныла, чөнки хайванның үз-үзен тотышын кисәтү мөмкин түгел. Әгәр һәлакәттә катнашучы урыныннан китсә, моның өчен штраф каралган. Әгәр машина йөртүче үзе белән ташланган хайванның түшкәсен алса, җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин.
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.