Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 ноябрь , 15:00

Ел да актив катнашабыз

Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе территориясендә ике авыл урнашкан. Урындагы инициативаларны яклау программасы авылыбызны төрле яктан төзекләндерергә, матурларга булышлык итте.

Ел да актив катнашабыз
Ел да актив катнашабыз

Менә тугызынчы ел инде шушы конкурста бик сөенеп катнашабыз. Әлеге проект чикләрендә ике авылның да урам юлларына да таш-ком салынды, мәдәни учаклар биналары төзекләндерелде, яңа скважина утыртылып, авыл халкы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителде. Үрмәт авылыдагы зират профнастил белән әйләндерелеп алынды.

Агымдагы елда Үрмәт авылында мәктәп автобусына модуль гараж төзелде. Киләсе 2025 елда “МТЗ-82” тракторына асылмалы җиhазлар алырбыз дип өметләнеп калабыз. Бу җәһәттән халык җыеннары уздырылып, алар әлеге мәсьәләне тормышка ашыруга кирәклеген хуплады.

Ирина ГЫЙМАЗОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: