Сугыш... Бу сүз һәр кешедә тетрәндергеч хисләр уята. Кызганычка каршы, безнең ил үз дәверендә бик күп сугышлар кичергән. Сугыш - ул кайчандыр булып, ә хәзер юкка чыккан күренеш түгел. Җир йөзендә ул я бүген, я иртәгә кабынырга гына тора.
Бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операция бара. Менә шундый авыр вакытта Ватаныбызның терәге була алган, көчле рухлы, илебезнең киләчәге, тыныч тормыш өчен көрәшкән ир-егетләребез бихисап. “Ил язмышы - ирләр иңендә» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Алар – туган ил өчен гомерләрен, җанын бирергә әзер булган егетләр. Бүген яу яланнарында үзләрен куркыныч астына куйган яугирләр арасында районыбыздан киткән егетләр кулларына корал тотып, ут эчендә дә кала, үлем белән күзгә-күз очрашып тора.
Без, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең М.Шәйморатов исемен йөрткән сыйныф укучылары, биредә кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз белән очрашып торабыз. Аларның һәрберсе икешәр-өчәр тапкыр яраланып, сугышның бөтен авырлыгын татып өлгергән. Әммә яугирләр зарланмый, чын батырларга хас булганча, яуга омтылалар. Курку белмичә, каһарманлыклары өчен аларның күбесе генерал Шәйморатов медальләренә, Батырлык орденнарына лаек булган.
-Туган илебездән җибәрелгән гуманитар ярдәм, бигрәк тә укучыларның эчтәлекле хатлары безгә көч һәм дәрт өсти, йөрәкләрне җылыта, хәрби рухны күтәрә,- ди яугирләр.
Безнең карашка, бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Без шулай ук ата-аналар, укытучылар белән бергәләп посылкалар җыйдык. Анда җылы кием, нәнәйләр белән бергә бәйләгән йон оекбаш, биялиләр, азык һәм башка кирәк-яракларны фронтовиклар өчен гуманитар ярдәм кабул итү пунктының оператив штабына алып бардык. Ә быелгы уку елы башында гимназиядә ярминкә үткәрелеп, кергән акчаның бер өлешенә рация алып җибәрдек.
Без шәйморатовчылар исемен йөртүебез белән горурланабыз, шул ук вакытта бу зур җаваплылык икәнен һәм легендар генералның исемен йөртүчеләр бөтен мәгънәдә дә үрнәк булырга тиешлеген аңлыйбыз. “Салават токымнары чигенә белми!” девизында без, яшь шәйморатовчылар, туган илне сөеп, аның батыр уллары өчен горурлык һәм киләчәктә дә илгә кирәкле кыз һәм егетләр булу теләге белән янып яшибез.
Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең Шәйморатов ис. 5нче, 7нче сыйныф укучылары.