Шәхси эшкуар Рәзинә Ризванованың яңа базар территориясендә урнашкан пекарнясында пешкән икмәк һәм камыр ризыклары район үзәгендә зур сорау белән кулланыла, аны һәркем яратып, зур теләк белән сатып ала. Соңгы берничә елда предприятие икмәк-күмәч төрләрен арттырган, өстәвенә, күптән түгел магазиндагы товарлар ассортиментында биредә җитештерелгән токмач та урын алган. Алтын куллы осталар төрле пироглар, булкалар һәм дистәләгән башка камыр ризыклары пешерә, заказлар да кабул итә.
Пекарня белән беррәттән, Ризвановларның «Дуслык» магазины да эшли. Монда башка азык-төлектән тыш, яңа гына мичтән чыккан продукция сатыла. «Безгә райондашлар бик еш керә һәм хуш исле икмәгебезне, башка продукциябезне мактый-мактый ала» – ди сатучы Гөлнара Имамова.
Ризвановларның өч кешедән башланган шәхси предприятиесе егерме ел дәверендә өч дистәгә якын кешене эшле иткән. Алар арасында күпчелеге авыр хезмәттән курыкмаган, чисталык яраткан авыл кызлары тәшкил итә. Пешекче-кондитер Гөлсинә Газизова, сатучы Гөлнара Имамова, водитель Рөстәм Гыйләҗев озак еллар биредә тырышып хезмәт сала. Осталарның алтын куллары пешергән ризыкларга Илештә генә түгел, Бакалы, Чакмагыш, Татарстанның Актаныш районнарындагы магазиннарда да ихтыяҗ һәрчак зур. Монда пешкән ипикәйнең, «Илеш икмәге» буларак, даны еракларга таралган. Моннан тыш, Игмәт, Бәләкәй Бишкурай авылларында да шәхси магазиннары халык ихтыяҗын канәгатьләндерә.
Лилия ЙОСЫПОВА.