Тугыз ел эчендә күп кенә күләмле эшләр башкарылды: юлларга ком салынды, су торбалары алыштырылды, зиратларның коймалары ремонтланды, трактор, аңа прицеп, үлән чапкычы алынды, мәктәп ремонтланды.
Зур чыгымнар таләп иткән күләмле эшләрне бу программа булмаса, башкарып чыгу мөмкинлеге булмас иде. Әлеге чараларда актив катнашкан барлык гражданнарга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Җыеннарда 2025 елда да Урындагы инциативаларны яклау программасында катнашып, Югары Череккүл су торбаларына ремонт ясарга кирәк дигән теләк белдерде авыл халкы. “Бердәмлектә – көч” дип юкка гына әйтмиләр. Бердәм көч белән алда куелган алда максатларга ирешербез дигән теләктә калабыз.
Илсияр НӘГЫЙМОВА, эшләр белән идарә итүче.