Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 ноябрь 2024, 06:00

Теләпән – туган оябыз

Тарихыңны сөйли китап, Кадерле Теләпәнем. Ниһаять, тормышка ашты, Күп еллар теләгәнем. Радик Зыязовның Теләпәнгә багышланган әлеге шигыренең дүртюллыгы белән башланып китә китап.Туган як тарихы — халык тарихы. Соңгы елларда авыллар, анда яшәгән ата-бабалар язмышы, халкыбызның бүгенге көнкүреше белән кызыксынучылар саны арта. Бу — куанычлы күренеш, чөнки үткәннәрне өйрәнү ул – киләчәкне кайгырту. Акыл ияләре юкка гына ”Тарихы юкның – киләчәге юк”, дип әйтеп калдырмаган. Теләпән авылы турында 18 кушымтадан торган саллы хезмәт басылып чыкты. Ул биредә яшәүчеләрнең генә түгел, гомумән, туган як тарихы белән кызыксынучыларның өстәл китабы булырлык.

Теләпән – туган оябызТеләпән – туган оябыз
Теләпән – туган оябыз

“Мең тугыз йөзенче елларның икенче яртысында, авылда үсеп җитеп мәктәптә укуларны тәмамлаган яшьләр белем алырга, һөнәр үзләштерергә, яисә бәхет эзләргә чит якларга китеп, төпләнеп калу очраклары елдан-ел ешаеп массакүләм дәрәҗәгә җитә. Чит якларда яшәүче авыл кызлары, егетләре туган якның урман кырларын, ялан-чокырларын, чишмәләрен, елгаларын, анда үскән җиләк-җимеш тәмнәрен, балачактагы истәлекле вакыйгаларны, туганнарын, авылдагы гореф-гадәтләрне, яшәешнең башка төр истәлекләрен горурланып, сагынып, сагышланып исләренә төшерәләрдер. Ә менә алардан туган яшь буынга бу хисләр башлангыч дәрәҗәдә генә дип уйлыйм. Әйтик, туганлык җепләре, авыл тормышы, яшәү чыганаклары, истәлекле тарихи вакыйгалар, авылның хөрмәтле һәм үрнәкле кешеләре яшь буынга очраклы рәвештә чикләнгән күләмдә генә беленергә мөмкин.

Ата-бабаларыбыз гасырлар сынавы аша үткәреп, баетып безгә җиткергән телебезгә, дини йолаларыбызга, хәтер байлыкларына авылның үткәннәренә һәм киләчәгенә салкын канлы гамьсез күзәтүче генә булып читтә торып калмыйк. Үз чиратыбызда, ата-бабалардан калган күп төрле мирасны тулы килеш яшәтергә тырышыйк һәм аны яшь буынга җиткерүне өлкәннәрнең бурычы дип саныйк.

Китапның күп өлешен туганлык җепләрен тергезү өчен 1762, 1795-1859 елларда Русия хөкүмәте тарафыннан уздырылган халык исәбен алу, 1860-1917, 1920 елларда авыл мәчете имамнары яңа туган ба-лаларны, никахларны, вафат булганнарны теркәп барган метрикә кенәгәләрендәге язма хәбәрләр дә бары тик язма чыганаклардан алынган. Телдән әйтелгән легендалар, риваятьләр китапка кертелмәгән.

Менә шушындый уй-фикерләр һәм соңгы елларда ил буенча киң таралу алып килгән шәҗәрәләр төзү, туганлык җепләрен баету, авыл тарихы турында китаплар чыгару миндә дә туган авылым Теләпән турында китап булдыру теләген тудырды. Китап өчен тарихи материаллар әзерләргә һәм тупларга авыл активистлары Илдар Гарифуллин, Рәвис Мөхәммәтов, Фәһим Суфияновны берләштергән кечкенә төркем төзелде һәм эш башланды. Теләгемне тормышка ашырырга, бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган Радик Зыязов ярдәм итте. Радик Акмалтдин улы - Теләкәй авылы тарихы турында ике китап һәм шигырьләр җыентыгы авторы.

Китап өчен булган чыгымнарны мин үз өстемә алдым. Бу күркәм эшне авылдашларга туганлык җепләрен баету, бердәмлекне ныгыту өчен башкардым, - дип яза кереш сүзендә Альберт Флүт улы.

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Альберт Рамаза- нов туган җирен яратып, кадер хөрмәте, хезмәте, изге гамәлләре белән якташларын сөендереп тора.

Теләпән авылының чишмә суларын эчеп, саф һавасын сулап үскән авыл малае - бүген үз-үзенә ышанган, күп нәрсәләргә ирешкән ир узаманы. А.Рамазановның крестьян-фермер хуҗалыгы – районда иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклардан санала. 2000 елда оешкан әлеге хуҗалык җитәкчесе Альберт Флүт улының киң колачлы оештыру сәләте күпләрне сокландыра. Хуҗалык әгъзалары арасында гына түгел, районда, республикада бары тик яхшы эшләре белән абруй казанган, ләкин һәрвакыт тыйнак, тотанаклы характерлы булып кала белгән бу шәхес турында бик күп мактау сүзләре әйтергә була.

Альберт Флүт улы авыл тормышы белән дә кызыксынып, Теләпәнне төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Чүп түгү өчен тәгаенләнгән урынның юлы, урамнар һәрвакыт кардан чистартылып тора. Авыл зиратын профнастил белән әйләндереп алуда ярдәм күрсәтә. Иң мөһиме, 2015 елда сугышта корбан булучыларның һәм аннан исән кайтканнарның исемнәрен мәңгеләштерү максатында, Теләпән авылында обелиск ачуга күп көч сала. Шулай ук 2020 елда тыл хезмәткәрләренең һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачыла. Авылның эчәр су системасын ремонтлауга, Этәй урта мәктәбенә еш кына ярдәм кулы суза. Өлкәннәр көнендә пенсионерларга, Җиңү бәйрәмендә сугыш ветераннарына он таратыла. Иң сөенечлесе – агымдагы елда Теләпән авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Өстәвенә, тагы да бер хыялы – туган авылы турындагы китап дөнья күрде.

“Теләпән – туган оябыз” китабында күп һәм бай эчтәлекле материаллар тупланган. Төрле чорда яшәгәннәрнең исемнәре ачыклаган, данлы еллар тарихы, хәл-вакыйгалары бәян ителгән, хезмәттә үрнәкле булган кешеләрнең исемнәре һ.б. урын алган.

Чарада муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча начальнигы Альбина Габдуллина үз чыгышында китапның яшь буынга истәлекле, тарихи ядкәр булуын билгеләп, авторларга рәхмәтләрен җиткерде һәм муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Илеш районы башкортлары корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин изге теләкләрен моңлы җырына кушып, Радик Зыязовны Илеш районы башкортлары корылтаеның Рәхмәт хаты белән тәбрикләде. Арытаба чыгыш ясаучы тарихчылар Рөстәм Камалов, Фидан Мәрвәров, район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Альфира Вәлидова, гаилә дуслары, “Якташлар” оешмасы җитәкчесе Фәгыйтҗан Зарипов бай эчтәлекле китапны чыгаруның зур хезмәт булуын билгеләде.

“Туган авыл, туган туфрак — иң кадерле, газиз төшенчә. Адәм балаларының җанында, йөрәгендә саклана торган. Теләпән дә тәү карашка гади, әмма күңел күзе күргән кешегә шулкадәр гүзәл! Гомер буена йөрәк түрендә йөрткән туган җиргә сөю хисе тузмый да, искерми дә икән. Яшь барган саен ул хис-тойгылар көчәя генә. Авылың гүзәллегенә җентеклерәк игътибар итә башлыйсың. Туган табигатьнең ка-батланмас бизәкләре, туган авыл сагындыра, инстинктив рәвештә үзенә тарта. Ниһаять, яшь чагымдагы хыялымны тормышка ашырдым! ” – дип сөенече белән уртаклашты үз чыгышында Альберт Рамазанов.

Музыкаль яктан Теләпән авыл клубының мәдәни оештыручысы Илдар Гарифуллин, Илшат Абдуллин, Гөлнур Хәертдинова, Арина Кәбирова, Рәзилә Гомәрова, Тәслимә Тимершәехова һ.б. бизәде.

Лира КӘБИРОВА.

Теләпән – туган оябыз
Теләпән – туган оябыз
Теләпән – туган оябыз
Теләпән – туган оябыз
Теләпән – туган оябыз
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас