Бер үк вакытта электр приборлары никадәр азрак эшләсә, шулкадәр хәвефсезрәк. Кабызылган үтүкне һәм электр плитәсен караусыз калдырмагыз. Челтәрдәге көчәнеш сикерешләре һәм үзгәрешләре аркасында электр приборларының януын булдырмау өчен челтәр фильтрлары белән файдаланыгыз. Электр җылыту приборларын янмый торган өслеккә урнаштырыгыз. Кулдан ясалган яки ватык электр җылыткычларын кулланмагыз, телевизорны челтәрдән өзегез. Суыткычның арткы стенасыннан ялкынны тиз рәвештә тарата торган тузанны даими рәвештә сөртеп торыгыз.
Фатирда янган изоляция исе барлыкка килсә, гомум электр сүндергечне аерыгыз, фатирны электрсыз калдырыгыз. Электр челтәренә кушылган аппаратураны су белән сүндерергә ярамый. Телевизор, суыткыч, үтүк янса, фатирны электрдан аерыгыз яки розеткадан шнурын алып, приборларны сүндерегез. Әгәр яну башланган гына булса, уттан аерылган телевизорны йон одеял белән каплагыз. Электрга кушылмаган телевизордагы зур булмаган ялкынны су белән сүндерергә мөмкин, әмма шул ук вакытта кинескоп шартлаганда җәрәхәтләр булмасын өчен кырыйда торырга кирәк. Суны кулланырга ярамаган очракта, кечкенә генә учакка кер юу порошогы, ком, туфрак сибәргә киңәш ителә.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.