Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 ноябрь 2024, 09:30

Халык белән бердәм эшлибез

Ябалак авыл советы авылбиләмәсе дүрт авылны берләштерә. Барлыгы биредә 986 кеше яши. Халыкның тормыш шартларын һәм яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән шактый чыгымнар таләп итә торган эшләр башкарыла.

Халык белән бердәм эшлибезХалык белән бердәм эшлибез
Халык белән бердәм эшлибез

Ябалак авыл биләмәсе берничә ел дәвамында Урындагы инициативаларны яклау программасы конкурсында җиңеп чыкты.

Агымдагы елда Югары Юлдаш гражданнары җыенында Югары Юлдаш авылын су белән тәэмин итү системасын ремонтлау мәсьәләсе күтәрелде. Чарага килгән халык проектка үз мөнәсәбәтен белдерде, тәкъдимнәр кертте, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Әлеге программа авылда мөһим проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Халык мөһим проблеманы үзе билгели һәм аны тормышка ашыруда катнаша, башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм күләмен, аларның үтәлешен даими тикшереп тора.

Эшләргә килгәндә, “МТЗ82.1” тракторы сатып алынды (2016), Илеш авылы клубы бинасы ремонтланды (2017), балалар бакчасы бинасы төзекләндерелде (2018), ИскеТатышта су белән тәэмин итү системасы сафка бастырылды (2019), Югары Юлдаш авылы клубы яңа сулыш алды (2020), Ябалак авылы өчен спорт мәйданчыгы сатып алынды (2021), Илеш һәм Ябалак авылларында су белән тәэмин итү системасы ремонтланды (2023,2024).

Гөлүсә ПАВЛОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас