Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 ноябрь 2024, 11:30

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендә

“Нева” җәмгыятенең күпереп пешкән, хуш исле икмәк - күмәчләрен тәмен бер татып караган сатып алучы аны башкага алыштырмый.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендәКүкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендә

Җиде кешедән торган коллективта һәркем үзенә тәгаенләнгән эшне башкара - Рита Әкрамова, Альбина Харисова, икмәк, пироглар, тортлар һ.б. пешерсә, Әкълимә Газизова сохари әзерләү белән мәшгуль, водитель Рәмис Әсмәндияров иртәнге сәгатьтән үк продукцияне авылларга таратырга юлга кузгала. Җитештерүдә өзеклекләр тудырмыйча, җиһазларның төзеклеген даими тикшереп, сафта тоту дистә еллар эшләү дәверендә тырыш хезмәткәр итеп таныткан Рәвил Ахунҗановка ышанып тапшырылган. Биредә икмәк-булка изделиеләренең 30гаякын төре пешерелә. Продукция районда йөзләгән сәүдә ноктасында, район мәктәпләренә, балалар бакчаларына, моннан тыш, Дүртөйле районында,Нефтекама, Уфа шәһәрләрендә реализацияләнә. Предприятиенең төп продукциясе – бодай икмәге һәм ванильле сохари. Бүгенге көндә «Нива» аена 2,5 тонна сохари җитештерә. Бер елга керем 18 млн. сум тәшкил итеп, узган ел белән чагыштырганда икеләтә арткан.

Коллективның эше җиңел дип әйтеп булмый. Операцияләрнең күпчелеге механикалаштырылган, әмма камырны формага салу, бизәү, мичләргә, аннары лотокларга бүлү – боларның барысы да кул көче белән башкарыла. Эшчеләр сменаны тулысынча аяк өстендә үткәрә. Бәйрәмнәр якынлашканда заказлар саны арта, шуңа күрә эш тә күбәя. Биредә бөтен шартлар тудырылган, иң мөһиме – җылы һәм якты. Җәмгыять әледән-әле яңа продукция белән куандыра –магазиннарда район халкына күз явын алырлык матур итеп бизәлгән төрле тортлар, мәкле рулет, лимон, чия, карагат, балан пироглары, круассаннар, эремчекле сочни, токмач, «Бородино», “Двинский” икмәге тәкъдим ителә, юбилей бәйрәмнәргә заказ буенча да пешерелә. 

Лилия ЙОСЫПОВА. 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас