Алар арасында иң әһәмиятлесе һәм гражданнарның үзләрен җәлеп итеп башкарылганы - Урындагы инициативаларны яклау программасы. Әлеге проект Андреевка авыл советы авыл биләмәсендә ел саен уңышлы тормышка ашырыла. Әйтик, алдагы елларда “МТЗ-82” тракторы алынды. Андреевка авылының Заводская урамына асфальт салынды, су белән тәэмин итү системасы, урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркем бинасы ремонтланды, авыл биләмәсенең зират коймаларын төзекләндерү өчен материаллар сатып алынды. Анач авылындагы социаль комплекска, Марин авылындагы эчәр су системасына капиталь ремонт үткәрелде, Андреевкага спорт - уен комплексы урнаштырылды.
Күптән түгел Анач авылында халык җыеннары үтеп, анда мөһим мәсьәләләр каралды һәм бертавыштан тракторга тагылма корылма алырга кирәклеге билгеләнде. Чарага килгән һәркем проектка карата үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте, ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.
Рәмзия ЮНЫСОВА, эшләр белән идарә итүче.