Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 ноябрь 2024, 11:00

Үз милегеңне мошенниклардан ничек сакларга?

Соңгы вакытта бик актуаль булган проблема - гражданнарның күчемсез милек белән мошенниклык очраклары ешайды. Бигрәк тә бу җинаятьчеләрнең хәйләләренә дучар булган өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.

Үз милегеңне мошенниклардан ничек сакларга?Үз милегеңне мошенниклардан ничек сакларга?
Үз милегеңне мошенниклардан ничек сакларга?

Иң гади ысул - сезнең шәхси катнашыгыздан башка килешүләрне теркәүне тыю турында гариза бирү. Моны Росреестр сайтындагы шәхси кабинетта, дәүләт хезмәтләре порталында яки Күп функцияле үзәктә эшләргә мөмкин. Әлеге механизм 2013 елдан гамәлдә һәм мошенниклык куркынычын киметергә мөмкинлек бирә, мәсәлән, паспорт яки милек хокукы турындагы документларны югалтканда, хокук иясе озак вакытка китеп торган очракта.

Гариза бирелгәннән соң, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) тиешле язма кертеләчәк. Әгәр Росреестрга документлар милекченең шәхси катнашлыгыннан башка тапшырылса (мәсәлән, ышанычнамә буенча), алар каралмаячак, гариза бирүчегә кире кайтарылачак.

Исәпкә алу - теркәү гамәлләре өчен нигез булып үз көченә кергән суд карары яисә суд приставы-башкаручы таләбе торган очраклар искәрмә булып тора. Бу очракта югарыда күрсәтелгән ЕГРНдагы язма исәпкә алынмый.

Алия ГАЗЕТДИНОВА, Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дүртөйле, Илеш һәм Кушнаренко районнары буенча муниципальара бүлеге белгеч-эксперты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас