Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 декабрь 2024, 04:40

Чыршы урнаштырылды

Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда районның төп яңа ел чыршысы янә үз урынын алды. Урманнан аның иң матуры, иң купшысы гына сайлап алынган. 18 метр озынлыктагы яшел сылукай үзенең йолдызлы сәгатен көтеп алып, ниһаять, ул яшен-өлкәнен сөендереп, район үзәге мәйданын бизәп торачак.

Чыршы урнаштырылдыЧыршы урнаштырылды
Чыршы урнаштырылды

Тиздән аңа «бәйрәм киеме» кидереп, күпсанлы шарлар, төрле төстәге гирляндалар, лампочкалар эленәчәк, очында кызыл йолдыз кабыначак. Моннан тыш, аның янында боздан ясалган Карсылу һәм Кыш бабай, яңа ел каникуллары вакытында балалар рәхәтләнеп ял итсен һәм күңел ачсын өчен, әкияти сыннар урын алачак. Биредә мәйданның периметры буенча яктылык конструкцияләре урнаштырылып, алар бәйрәм чорын истә калырдай итеп яктыртачак.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин карары нигезендә, һәр оешма-предприятие, учреждение, авыл советы авыл биләмәләрендә шәхси хуҗалыклар Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә актив катнашып, биналарын, корылма фасадларын, кибет витриналарын, шулай ук аларның якын-тирәдәге территориясен бәйрәмчә бизәүне, кардан, боздан сыннар ясауны тәэмин итәргә тиеш.

Яңа елга әзерлек башланды. Аны оешкан төстән каршы алып, уңышлы үткәрергә язсын.

Гүзәл НОГЪМАНОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас