Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 декабрь 2024, 08:00

Авыл яшь гаиләләре белән ямьле

Һәр авылны матур итеп йорт-кура тергезүче, бакчасында мул итеп бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерүче тырыш, уңган, күркәм гаиләләр бизи.

Авыл яшь гаиләләре белән ямьлеАвыл яшь гаиләләре белән ямьле
Авыл яшь гаиләләре белән ямьле

Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы яшь гаилә яшәсә, ә йорты балалар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта. Вафиннар гаиләсе - бүген авылыбызның ямен арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күп балалы гаиләләрнең берсе. Районыбызның Карабаш авылында төпләнеп калган яшьләр дүрт бала тәрбияли.

Әле кайчан гына Илхан белән Айгөл танышканнар иде. Бер күрүдә үк гашыйк була егет сөйкемле, ягымлы карашлы, зифа буйлы кызга. Яшьләр бер-берсен ошатып, 2013 нче елда кавышалар. Айгөл, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендә туып үсә, Уфада дәүләт һәм муниципаль идарә итү, тәрбияче белгечлекләренә ия була. Мин шәһәр кызы дип тормый, тормыш иптәше Илхан белән Карабаш авылында төпләнәләр, җанлы тормыш башлап җибәрәләр.

Хәзер инде яшьләр кавышканга 11 ел үткән. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы дүрт сабый дөньяга килә. Өлкән уллары Артем – Уфа тармак технологияләре колледжында белем алса, Риваль һәм Сабина – Карабаш урта мәктәбендә 4нче һәм 1нче сыйныф укучылары, ә кечкенә Данир балалар бакчасына йөри.

Вафиннар уңган, тырыш гаилә. Йорт хуҗасы - Илхан, Казахстанда туып-үсә. Тормыш җилләре гаиләләрен ТРның Баулы районына алып килә. Илхан Бүздәктә техникумда эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Оста куллы ир-ат өйдә дә барлык төзү, хуҗалык эшләрен үзе башкара. Бүгенге көндә ул - үзмәшгуль. Айгөл авылда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Өйдә дә уңган хуҗабикә, кош-корт үстерә, тәмле ризыклар белән гаиләсен сыйлый. Бакчасында бәрәңгесе, балалары рәхәтләнеп ашарлык яшелчәләре гөрләп үсә.

Яшьләрнең ике яктан да әти-әниләре исән-саулар, үз һөнәрләрендә намуслы хезмәт куялар. Итагатьле балалар үстереп, хәзерге вакытта, аларга булышып, матур итеп яшиләр.

- Балалар үстергәндә иң авыры нәрсә?, - дип кызыксынабыз күп бала тәрбияләүче әти белән әнидән.

- Балаларыбыз бик ярдәмчел, иремә дә зур рәхмәт, йорт мәшәкатьләрендә бик булыша үземә. Әти-әниләргә дә олы рәхмәтлебез, - ди бәхетле ана.

Әлбәттә, авылның уты сүнмәсен өчен бүген Айгөл һәм Илхан Вафиннар гаиләсе кебек дөнья көтә торган уңган яшьләр кирәк.

Светлана ШӘМОРАТОВА. Карабаш авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас