Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 декабрь 2024, 07:00

Начар гадәтләргә юлыкмагыз

Начар гадәтләрсез тормышны алга сөрүче, сәламәт яшәү рәвешенә өндәүчеләр күп булуга карамастан, әлеге гадәтләрдән җиңел генә арынып булмый. Бүгенге көннең шундый гадәтләренең берсе — ул вейп, ягъни электрон тәмәке. Вейп - ингаляция, ягъни сулау өчен югары дисперслы аэрозоль (пар) барлыкка китерә торган электрон җайланма.

Начар гадәтләргә юлыкмагызНачар гадәтләргә юлыкмагыз
Начар гадәтләргә юлыкмагыз

Электрон тәмәкеләр кеше сәламәтлеге өчен зыян сала торган әйбер. Чагыштырмача яңа җайланма булганга күрә, сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында төгәл тикшеренүләр юк. Аның зыяны әлеге вейпларны куллану вакыты һәм ешлыгына да бәйле. Электрон тәмәкедә тәмәке яфраклары юк, шулай да күбесендә никотин бар.

Интернетта китерелгән статистика мәгълүматларына караганда, 2011 елда вейпны 7 млн. кеше кулланса, 2016 елда — 35 млн., ә бүген бу саннар 55 млн.га җитә. Вейп куллану бигрәк тә яшьләр арасында популяр.

Кызганычка каршы, соңгы елларда электрон тәмәке һәм вейп кулланган балалар һәм яшүсмерләрне урамда еш очратырга туры килә.

Яшүсмерләр исә, үз чиратында, модалы һәм заманча булып күренергә тырыша, моның өчен алар олылар гадәтен кабатлап, яшьтәшләре алдында «крутой» булып күренү өчен эшли. Ә мондый гадәтнең җитди нәтиҗәләр китереп чыгаруы турында алар хәтта уйламый да.

Балалар һәм яшүсмерләр тәмәке тарту проблемасы безнең көннәрдә актуаль. Вейплар һәм электрон сигаретларның популярлыгы арту-сәламәтлек өчен реаль куркынычлар тудыру тенденциясе. Вейп белән мавыгучы кешеләрнең күбесе бу тәмәке тартуны тулысынча алыштыра һәм бернинди зыян китерми дип ышана.

Вейпларда табигый тәмәке никотины химик никотинга алыштырылган, ә бу тагын да зарарлырак. Мәсәлән, элек бөҗәкләрне юк итү өчен пестицид буларак кулланылган никотин сульфаты, ә соңыннан аларның югары токсиклыгы аркасында бөтенләй тыелган.

Балалар һәм яшүсмерләр аеруча хәвефле зонада. Никотинга бәйлелек киләчәктә зур проблемаларга китерергә мөмкин: түбән чыдамлык, нерв хәлсезлеге, йөрәк авырулары, онкология авырулары куркынычы, физик һәм акыл үсешендә тоткарлык. Шулай ук, электрон сигаретларны даими кулланганда, кеше артык эмоциональ һәм актив була, бу истерик халәткә, яки киресенчә, депрессиягә китерергә мөмкин. Электрон сигаретлардагы ароматизаторларның һәм башка токсик матдәләрнең кеше организмына тулы йогынтысы тулысынча өйрәнелмәгән. Шуңа күрә вейпер «эксперимент» ны үзе һәм сәламәтлеге өстеннән куя.

2021 елның 28 гыйнварыннан никотинлы продукцияне тарату белән бәйле берничә чикләү үз көченә керде. Соңгы яңалыклар буенча, штрафны тәмәке яки кальян тарту өчен генә түгел, ә вейплар һәм айкослар өчен дә алырга мөмкин. Тәмәке тартучылар өчен яңа чикләүләр 303-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләренә таяна. Кабул ителгән төзәтмәләргә ярашлы, никотинлы продукция дип никотин (шул исәптән синтезланган) яки аның тудыручылары булган әйберләр аңлатыла. Нәтиҗәдә, вейплар һәм айкослар тәмәкегә тиңләштерелә.

Илдар ИЛАМАНОВ, район үзәк дәваханәсе наркологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас