Иң беренчеләрдән булып халыкта зур өметләр уяткан “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы районда 2020 елдан бирле актив тормышка ашырыла. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының максаты - авылда яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту, социаль объектлар белән тәэмин итү, авыл җирлегендә инженер инфраструктурасы, автомобиль юллары һәм башка объектлар төзү.
Бу программа торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм яшьләргә туган авылларында калырга һәм үсәргә, ныклы һәм имин гаиләләр корырга мөмкинлек бирә. Соңгы биш елда аның кысаларында АПК хезмәткәрләре өчен 17 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, шулай ук мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен ике фатир сатып алынган. Быел әлеге программа буенча файдалануга тапшырылган 85 торак бинаның тугызы - нәкъ менә безнең районда.
Әйтергә кирәк, әлеге программа чикләрендә Базытамак авылында – Солтановлар, Груздевкада – Галиуллиннар, Карабашта Закировлар гаиләләренә яңа төзелгән йорт ачкычлары тантаналы рәвештә тапшырылды.
Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Тимур Рамазанов, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Тимур Зарипов, икътисад, сәүдә һәм шәхси эшкуарлык буенча бүлек начальнигы Эльза Закирова, XXII парт-съезд ис. кооператив рәисе Неля Әхмәтова, “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганеев, Базытамак һәм Карабаш авыл советы авыл биләмәләре башлыклары Илфат Закиров, Фәрит Баязитов, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Миләүшә Мәҗитова катнашты.
Базытамак авылында яшәүче Гөлназ һәм Азат Солтановлар үрнәкле гаиләләрнең берсе. Алар XXII партсъезд ис. кооперативта фидакарь хезмәт сала. Гаилә башлыгы Яңа Нәдер сөтчелек фермасында машина белән сыер саудыру корылмасы операторы булып эшләсә, Гөлназ хуҗалык эшчәннәрен тәмле ашлары белән сыйлый – повар. Алар Алсу белән Ренатны тәрбияли.
“Хәзерге заманда йорт салып керүе җиңелләрдән түгел, төзелеш материаллары да кыйбат. Әлеге программаның торак шартларын яхшыртуга булышлык итүе – киләчәктә дә тырышып эшләргә этәргеч булып тора. Программага эләгүебезгә ихлас шатланабыз, муниципаль район хакимиятенә, җитәкчебез Неля Әхмәтовага зур рәхмәтлебез, - ди Солтановлар сөенечләре белән уртаклашып.
Галиуллинар “Илеш элеваторы” җәмгыятендә эшли. Гөлшат озак еллар лаборатория мөдире вазифасын җитәкли. Гаилә башлыгы Ильмир слесарь булып тир түгә.
-Әлбәттә, шатлыгыбызның иге-чиге юк. Агросәнәгать комплексында эшләүчеләр өчен шундый программа булдырганы өчен Хөкүмәткә зур рәхмәтлебез, - ди Галиуллиннар.
Карабаш авылында яшәүче яшь гаилә – Регина һәм Фларис Закировлар ике бала тәрбияли. Фларис “Мир” җәмгыятендә механизатор булып эшли. Язгы кыр эшләрендә, мал азыгы хәзерләүдә, урак чорларында актив катнаша. Регина әлеге вакытта декрет ялында.
-Хөкүмәтебез авылларны үстерү, үз гражданнарын тораклы итү буенча эзмә-эзлекле эш алып бара. Шуның нәтиҗәсе буларак, яңа программалар кабул ителә. Без дә өч ел элек әлеге программага керү өчен документлар җыеп тапшырдык һәм менә йортлы булдык, — ди гаилә башлыгы Фларис.
Күренүенчә, бәхетне читтән эзләми, туган ягында төпләнеп, тырышып хезмәт иткән авыл уңганнарын дәүләт игътибардан читтә калдырмый - “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә авыл эшчәннәре торак шартларын яхшырта ала.
Лира КӘБИРОВА.