Статистика буенча, гыйнварның беренче ункөнлегендә янгыннарның уртача тәүлеклек күрсәткече - 2, кешеләрнең үлеме 3 тап- кырга арта. Шул чорда Русиядә тәүлегенә 100дән артык кеше үлеме белән 870 янгын теркәлә. Башкортстан Республикасында бу чорда ел саен уртача 190-200 янгын була, аларда 30-35 кеше һәлак була.
Яңа ел бәйрәмендә янгын фаҗигасенең төп сәбәпләре булып исерек хәлдәге шәхесләрнең ут белән саксыз эш итүе, электр җиһазларының төзек булмавы, мичләрне һәм пиротехник әйберләрне куллану кагыйдәләрен дөрес урнаштырмау һәм бозу тора. Кешеләр күп була торган объектларда, шулай ук асоциаль тормыш рәвеше алып баручы һәм имин булмаган күп балалы гаиләләр яшәгән торак йортларда янгыннар авыр нәтиҗәләргә китерә.
Гади кагыйдәләрне үтәү коточкыч нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Еш кына чыршыны декабрь уртасында урнаштыралар һәм Иске Яңа елдан соң гына җыялар. Бу вакыт эчендә чыршы тулысынча кибә һәм җиңел кабынып китә. Бенгаль утлардан, петардлардан, хлопушкалардан яки төзек булмаган гирляндадан кечкенә генә очкын чыгып, чыршыны шундук ут чолгап алырга мөмкин. Өстәвенә, чыршы пәрдәләр, синтетик келәмнәр кебек җиңел янучан материаллар янына куелган булса, авыр нәтиҗәләр - котылгысыз. Электр гирляндаларын заводта гына ясалганны элергә, электр үткәргечләренең зарарланган участоклары булмаска тиеш. Татарстан Республикасы Кукмара шәһәрендә узган елда урам гирляндалары аркасында шәхси йорт янды. Эчендә өлкән яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз була. Янгын сүндерүчеләрнең суы бик тиз бетә, шуннан соң коткаручылар утны сүндерер өчен кар ыргыта башлый. Нәтиҗәдә, уттан авыр хәлдәге пенсионерны чыгаралар, аны дәваханәгә озаталар. Хатынының үле гәүдәсен соңрак табалар.
Халык сүзләренә караганда, гаилә ел саен йортны гирляндалар белән бизи торган булган. Элек алар “Йорт фасадының иң яхшы бизәлеше” өчен Диплом белән бүләкләгән. Янгыннан соң, йорттан берни дә калмады диярлек.
Фейерверклар очырганда завод инструкцияләрен төгәл үтәргә кирәк. Ныклап беркетелмәгән фейерверк аварга яки кулдан төшәргә мөмкин. Ул чагында очу юнәлешендә кешеләр дә, корылмалар да булырга мөмкин. Бигрәк тә балалар кулындагы пиротехник эшләнмәләр куркыныч. Ата-аналар, шулай ук барлык өлкәннәр бу эшләнмәләрне контрольсез куллануга юл куймаска тиеш. Озын ял көннәре уңаеннан спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр сезнең белән күршедә шундый кешеләр яши икән, бу йортларда янгын чыккан очракта сез дә зыян күрү куркынычы зур. Янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, ярдәм сорап түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә аласыз: өй телефоннарыннан - 01, 112, кәрәзле телефоннардан - 112, 101.
Евгений ФЕДОРОВ, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең Башкортстан Республикасы буенча 18 нче янгын-коткару отряды начальнигы.