Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 декабрь 2024, 09:00

Фонд һәрчак ярдәмгә әзер

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды Русия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелде. Төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарына адреслы яр- дәм күрсәтү, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү. Оешма үзенең эшен бөтен Русия буенча, Башкортстанда, шул исәптән Илештә 2023 елның июнендә башлап җибәрде.

Фонд һәрчак ярдәмгә әзерФонд һәрчак ярдәмгә әзер
Фонд һәрчак ярдәмгә әзер

Башкортстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Рубен Хәсәнов җитәкчелегендә районда махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү буенча эш алып барыла. Махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ад реслы ярдәм күрсәтү, социаль адаптацияне (җайлаштыру), интеграцияне (берләштерү) һәм ресоциализацияне (социаль тернәкләнү) тәэмин итү, укыту (яңадан укыту, квалификациясен күтәрү), эшкә урнашуда ярдәм итү; психологик ярдәм, социаль ярдәм чаралары белән тәэмин иткәндә һәм аларны рәсмиләштергәндә юридик ярдәм күрсәтү, социаль ярдәмнең билгеләнгән чараларын алуда булышу; инвалидлар өчен торак биналарын җайлаштыру; ветеран таныклыгын, медицина тернәкләнүе буенча төрле медицина хезмәтләре, шифаханә-курорт дәвасы алуда, шулай ук дарулар, техник-тернәкләнү чаралары белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү-фондның төп бурычларыннан. Әйтергә кирәк, Ватанны саклаучылар дәүләт фонды ветераннарны, инвалидларны тыныч тормышка яраклаштыруда үзенең ярдәмен реаль гамәлләр белән күрсәтә.

Фондның тагын бер бурычы – махсус хәрби операция ветераннарын гражданнарны патриотик рухта тәрбияләүгә, тарихи истәлекне саклауга һәм Русиянең традициягә кергән рухи-әхлакый байлыкларын ныгытуга юнәлдерелгән җәмгыять проектларына җәлеп итү. Моннан тыш, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче коммерцияле булмаган һәм волонтерлык оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

Фонд мохтаҗ ветераннар өчен инвалидка тәкъдим ителә торган реабилитация чараларының, реабилитацияләүнең техник чараларының федераль исемлегенә керми торган техник чаралар, югары функциональ протезларны, коляскадагы инвалидлар өчен электр тулы приводлы коляскаларны да кертеп исемлек төзи һәм җибәрә.

Югарыда санап үтелгәннәргә шулай ук инвалид ветераннарның торакларын уңайлаштыру да керә. Киләсе елда инвалидлыгы булган 2 ветеранга торакларын уңайлаштыру планлаштырыла.

Фонд ветераннар катнашлыгында спорт чаралары оештыра, шулай ук инвалид ветераннарны паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итүгә ярдәм итә. 2023 елның ноябрендә Рубен Хәсәнов Уфа шәһәрендә Ватанны саклаучылар Кубогына спорт чарасында катнашып, Башкортстан Республикасы командасы составында беренче урынны яулады һәм ядрә белән ату буенча кубок алды. Агымдагы елның җәендә Новосибирск шәһәренә пуля белән ату буенча Паралимпия җыелмасына чакырылды.

Моннан тыш, Рубен Флорит улы октябрь аенда Русия Паралимпия комитеты тарафыннан оештырылган спорт чарасында безнең республика җыелма командасы составында катнашып, пуля белән ату һәм волейбол буенча беренче урынга лаек булды.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас