Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 декабрь 2024, 06:00

Киләчәккә тырышып эшләргә этәргеч

«Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте авыл хуҗалыгы тармагын югары үстерүдә һәм үз өлешен кертүдә районда гына түгел, тоташ республика, Русия киңлекләрендә киң танылу яулаган хуҗалык булып тора. Аның директоры, Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Җиһанша улы Мөхәрләмов җитәкчелегендә җәмгыять елдан-ел үсешә, алдынгы техногияләр үзләштерелә, коллективта югары белемле белгечләр туплана.

Киләчәккә тырышып эшләргә этәргечКиләчәккә тырышып эшләргә этәргеч
Киләчәккә тырышып эшләргә этәргеч

Иске Күктау - районда иң төзек авыл ларның берсе. Халыкның көнкүреше шәһәрнекеннән аерылмый дияргә дә була. Бу, билгеле, монда яшәүчеләрнең, нинди тармакта хезмәт салуына карамастан, һәрдаим тормыш сыйфатын яхшыртырга омтылуына, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең тотрыклы эш ләвенә бәйле. Җәмгыять - нәкъ менә авылларның социаль-икътисади үсешен тәэмин итә торган хуҗалык.

Әйе, авыл хуҗалыгы юнәлешеннән тыш, җәмгыять Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе территориясендә халыкның яшәешен, авылның социаль инфраструктурасын үстерүне күзаллап, төрле программаларда катнаша. Урындагы инициативаларга ярдәм итү программасын, “Эшлекле гамәлләр” партия проектын тормышка ашыруда эзмә-эзлекле эшли.

Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен үстерү” дәүләт программасы актив гамәлгә ашырылганда, «Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте дә читтә калмады – беренчеләрдән булып катнаша башлады. Җәмгыятьтә тырыш хезмәт салган, уңган, булдыклы кадрларны авылда калдыру һәм аларның торак шартларын яхшыртуны максат итеп алып, быел берьюлы өч йорт төзелде. Төзелеш суммасы 21 миллионнан артык тәшкил итеп, шуның 3 миллион 900 мең сумын каплатуны җәмгыять үз өстенә алган.

«Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән яңа йорт ачкычлары Гарифуллиннар, Бикчуриннар һәм Саттаровлар гаилә ләренә тапшырылды.

Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, икътисад, сәүдә һәм эшкуарлык буенча бүлек начальнигы Эльза Закирова, төзелешне башкаручы подрядчы оешма вәкилләре Руслан Нурмөхәммәтов, Рөстәм Мәганәвиев һ.б. катнашты.

Иске Күктау авылында урнашкан мәһабәт йортка Гарифуллиннар гаиләсе лаек булды. Гаилә башлыгы Нияз хезмәт юлын җәмгыятьтә 2019 елда бригадир булып башлый, хәзер - техник директор. Ул матурлык өлкәсендә хезмәт күрсәтүче тормыш иптәше Элиза белән өч бала – Лия, Ләйлә һәм Аязны тәрбияли. Йорт гаиләгә найм шартнамәсе буенча бирелгән, әмма күпмедер вакыттан соң алар аны ташламалы шартларда сатып ала алачак.

Александра һәм Айдар Бикчуриннар гаиләсенә дә бу көнне бәхет елмайды. Җәмгыятьнең тәҗрибәле механизаторы Айдар Бикчурин “Massy Ferguson” кебек заманча техникасын яхшы белә һәм җитештерүчәнле хезмәтләндерә. Авыл уңганы югары профессиональлеге һәм намуслы хезмәте өчен 2023 елда Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Александра белән бергә алар биш бала тәрбияли. “Яңа йортлы булуыбызга чиксез шатбыз, бүгенге көндә инде кирәк-яраклар, мебель алу мәшәкатьләре белән мәшгульбез”, - ди Бикчуриннар.

Югары Яркәйдә төзелгән мәһабәт йорт ачкычы Светлана һәм Руслан Саттаровлар гаиләсенә тапшырылды. Гаилә башлыгы Руслан “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенә 2021 елда килеп, хезмәтен водитель буларак башлап җибәрә. Хәзер ул биредә-механик. Светлана да үзен мөһим һөнәргә багышлаган - ул хәтсез еллар район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Гаиләдә ике ул тәрбияләнә.

Әйе, хезмәтеңә күрә шундый хөрмәт, хыялыңны тормышка ашыручы программа булу хезмәтчәннәр өчен бик зур ярдәм булып тора. “Хәзерге заманда йорт салып керү җиңелләрдән түгел, төзелеш материаллары да кыйммәт. Җитәкчелек кадрларның эшен дөрес бәяли белүе, әлеге программаның торак шартларын яхшыртуга булышлык итүе – киләчәктә дә тырышып эшләргә этәргеч бирә. Программага эләгүебезгә башта ышанмый тордык. Моннан тыш, йорт төзелеше шулай тиз тәмамланыр дип көтмәгән идек. Яңа елга безнең өчен дә, балалар өчен дә шундый күңелле бүләк булды”, - ди Руслан Марат улы.

Йортларда барлык уңайлыклар тудырылган: су үткәрелгән, электр һәм газ белән тәэмин ителгән, зур һәм якты бүлмәләр әзерләнгән, кухня һәм санузеллар җиһазландырылган.

Йортлар гражданнарга торак биләү шартнамәсе буенча бирелә. Әлегә арендада булса да, вакыт узгач, аны ташламалы шартларда сатып алырга мөмкин. Әйтик, эш бирүче белән хезмәт килешүе буенча 10 ел эшләгәннән соң, гражданнар торакны бәясенең 1 процентыннан артмаган бәядән сатып ала алалар.

Программа яшь гаиләләргә, уңайлы тормыш һәм балаларны тәрбияләү өчен шартлар тудырып, үз гаиләләрен ныгытырга ярдәм итә. Гаиләләрне әлеге мөһим вакыйга уңаеннан котлыйбыз, бәхет, сәламәтлек һәм яңа йортларында иминлек телибез.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Киләчәккә тырышып эшләргә этәргеч
Киләчәккә тырышып эшләргә этәргеч
Киләчәккә тырышып эшләргә этәргеч
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас