Әсәрдә сугыш чорында Совет хатын-кызларының яшәеше, аларның иртә таңнан караңгыга кадәр басу-кырларда хезмәт итүләре чагылдырыла. Сугышка киткән ир-егетләр исән –имин, җиңеп кайтсыннар өчен көчләрен кызганмый, армый-талмый үз тырышлыкларын куялар. Педагогик коллектив әсәрнең эчтәлеген тулысынча ачып, тамашачыга тәкъдим итте. Зәйнәп (Альбина Фәррахова), Хөснифатыйма (Альбина Ибраһимова), Бибинур (Гөлшат Мәрдамшина), Гайшә (Гөлфинә Әгъләмова), Кәримә (Рәйлә Разова), Гыйльмеямал (Фируза Сафина), Маһира (Зилә Раянова) сугыш вакытында авылның тоткасы булып тора. Аларның һәрберсенең үз язмышы. Укытучылар һәрбер рольне югары осталык белән уйнап, авторның нәрсә әйтергә теләгәнен, драманың төп идеясен тамашачыга җиткерде. Колхоз рәисе Хәйретдин ролен башкарган Руслан Ганиев үз роле аша ул чордагы авылның төп хуҗасын күз алдына бастырды.
Сугыш елларында бергәләп иген иккән, көлтә бәйләгән, бер-берсен ярдәменнән ташламаган, ат урынына җигелеп басуын сөргән, кичләрен җырлашып күңел ачкан кызларның язмышы төрлечә була. Кемдер бик иртә бу дөнья белән хушлаша, кемдер ялгызы картая, ничек кенә булса да, алар бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр.
Укытучылар коллективы үзләренең бөтен талантларын һәм сәнгать осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларның зур соклануын казандылар. Кеше сүзенә карамый, бер-береңә ышанып яшәргә, аңлашылмаган мәсьәләләрне ачыктан-ачык итеп сөйләшеп хәл итәргә, мәхәббәт өчен көрәшергә кирәклеге ачык чагылды әсәрдә.
Тамашачыларның көчле алкышлары укытучы-артистларыбызның чыгышы уңышлы булуына дәлил булып торды.
****
Бишкурай урта мәктәбе коллективы Урал Галиевның «Тау артында тал елый» драмасын тәкъдим итте. Сәхнә бизәлеше, киемнәр, йорт эчендәге җиһазлар тамашачыларны үткән гасырга алып кайткандай булды.
Вакыйгалар сугыш елларына барып тоташа. Бөек Ватан сугышы башланып, авыл җирендә ир-егетләр яу яланына китеп беткәч, хәлләр бигрәк авырлаша. Бар эш бала-чага, хатын-кыз иңенә төшә. Драмадагы төп героиня - Гайнисә ирен сугышка озаткач, әнисе һәм балалары белән торып кала. «Хәбәрсез югалды» дигән хат килә ире турында. Тик ул ышанмый, көтә. «Тол хатын» дигәнне дә кабул итми. «Тол хатынның ире җирдә ята, ә Муса җирдә түгел әле», – дип каты гына җавап бирә ул авылдашларына. Күңеле ышанмаса да, йөрәге әрни. Ә йөрәк әрнүен күз яше белән генә басып булмый. Гайнисә авыр эшкә дә түзә, тик иң үзәккә үткәне ул - ачлык. Ана кеше балаларын ачлыктан үтермәс өчен хөкемәт игененә кул сузарга батырчылык итә. Балаларын ботка пешереп тамакларын туйдыра алуына сөенә дә көенә. Тик явыз кешеләр көнчеллеге шатланырга мөмкинчелек бирми. Күрше Сәрби (Лилия Төхбәтуллина) тиз арада тиешле органнарга хәбәр җиткерә. Һәркемнең үз эше, тикшерүче (Ләйлә Гыйльданова) эзли, белә һәм таптыра.
Ике ана образы: Гайнисә (Лира Ситдыйкова) һәм Рабига (Зөһрә Әһлетдинова). Берсе яшь сабыйларын саклап калыр өчен урлашырга мәҗбүр була, икенчесе баласының язмышы өчен борчыла. Котылу юллары да күренми. “Һәр урланган ашлык орлыгы – ул илгә хыянәт итү. Аңсыз шәхесләр-халык байлыгын урлаучылар» дип, һәр почмакта кычкырып торалар. Укытучылар аналарның эчке-кичерешләрен, хис-тойгыларын, борчылуларын образлары аша тамашачыга җиткерде.
Газим (Раил Шәрәфиев) үз ярдәмен тәкъдим итә. Я төрмәгә, яисә яратмаган кешегә кияүгә чыгарга, кайсы юлны сайласаң да, үтүе җиңел түгел. Ана кеше балалар язмышын бар әйбердән дә өстен куя һәм кияүгә чыга. Тормыш сынауларына каршы торып, язмышка буйсынып яшәргә өйрәнгәндә генә, аяз көнне яшен суккандай, авылга Муса (Раил Мазаев) кайтып төшә. Күпме авырлыклар үтеп туган якка кайта хәрби, тик монда да кеше сүзе, ялгызлык. Яшәргә көче беткәндә якын кешеләре үлем тырнагыннан алып кала, киләчәккә өмет бирә, терәк була.
Ничек кенә авыр булса да, фронтовик Газим китәргә була,баласын гына рәнҗетмәүләрен үтенә. Бер-берсенә ачулы ике ирнең сөйләшүе килеп чыккан проблеманы хәл итәргә ярдәм итә.
Спектакльдә яшь Муса (Руслан Китапов), яшь Гайнисә (Алия Раянова), Зөлфия (Азалия Раянова), Рөстәм (Данир Фәтхиев), Муса (Раил Мазаев) ролен уйнаган яшь артистларыбыз образларны оста башкарулары белән тамашачының игътибарын үзләренә җәлеп итә алды. Мәктәптә эшләп килгән театр түгәрәгенең хезмәт нәтиҗәсе шушында күренде дә инде. Спектакльнең уңышлы чыгуының тагын бер сере, ул - режиссерның эшчәнлеге. Рәмзилә Хәдимуллинаның драма әсәрен сәхнәгә чыгаруга күп көч салуы күренеп тора.
Сәхнә әсәре тамашачыларны уйландырып кына калмады, ә тормышның кадерен белергә кирәклегенә басым ясады. Бүгенге матур яшәешебез өчен корбан булган ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска чакырды.
Зинфира МИҢҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.