ЗАГС хезмәткәре һөнәре – уникаль, көн саен без кеше тормышындагы вакыйгалар белән очрашабыз. Һәр кеше тормышында һичшиксез бер тапкыр булса да гражданлык торышы актларын теркәү органнары бүлегенә мөрәҗәгать итә. Еш кына шатлыклы сәбәп буенча – никахлашуны тантаналы теркәгәндә яки сабый туганда. Моннан тыш, ЗАГС бүлегендә гражданнар исем алмаштыруны, әтилекне билгеләүне, уллыкка (кызлыкка) алуны, никахны таркатуны, кабаттан бирелгән документларны (алар югалганда яки бозылганда) һәм белешмәләрне терки алалар. Һәм шулай да яңа гаилә коруны теркәү иң әһәмиятлесе, тантаналысы һәм күңеллесе булып кала, кешеләр безнең эшне нәкъ шуның белән бәйли.
Башкортстан Республикасының ЗАГС бүлекләре яшәү дәверендә төрле үзгәртеп корулар кичерде. 2006 елга кадәр – муниципаль район хакимиятләре, 2006-2010 елларда БР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсенә, 2011-2014 елларда БРсы ЗАГС идарәсе структурасына кертелсә, 2014 елдан алып, юстиция эшләре буенча БР дәүләт комитетына карый. Үзгәртүләргә карамастан, эшчәнлеге шул килеш калды – туу, үлем, никахлашу, аерылышу, уллыкка алу, аталыкны билгеләү, исемне (әтисе исемен, фамилиясен) алыштыру, кабаттан документлар бирү, доку-ментка төзәтмәләр кертү кебек гражданлык хәле актларын терки. Бүгенге көнгә архивта кәгазь һәм электрон форматта 200 меңгә якын актлар язуы саклана. Хезмәт эшчәнлеген әлеге өлкәгә багышлаганнар: ул тәҗрибәле юрист, сизгер психолог, уникаль артист булырга тиеш. Чөнки никахны яки бала тууны теркәгәч, шунда ук документлар оформить итәргә, ә якын кешесен югалтканнарның кайгысын уртаклашырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, шәхси кичерешләрең эштә чагылыш табарга, бер хәл вакыйга икенчесендә начар эз калдырырга тиеш түгел.
Кызганычка каршы, узып баручы елның тормы шыбызның барлык өлкәләрендә дә тотрыксыз һәм авыр булуын билгеләп үтәргә туры килә. Демографик хәлгә килгәндә, агымдагы елның әлеге чорына 843 гражданлык хәле акты теркәлеп, аның 175е - бала туу, 460ы - үлем, 107се - никах теркәү, 73е никах таркату, 15е - әтилекне билгеләү, 3се - уллыкка алу, 10се исемне үзгәртү турында.
Кызганычка каршы, никах-лар таркату һәм үлүчеләр саны артуы, бала туу һәм никахлашу саны елдан-ел кимүе күзәтелә. Кешеләргә галәмәтләргә ышану хас. Узып баручы кәбисә ел - искәрмә түгел, бу ел никахлар саны кимү белән аерылып тора. Кәбисә ел кешенең язмышына бернинди дә йогынты ясамый дип саныйм, чөнки без үз язмышы-бызны үзебез төзибез. Никахның никадәр ныклы булачагы сезнең үзегездән генә тора - сез аны туй юбилейларына кадәр саклап каласызмы яки күпмедер вакыттан соң гаиләгезне таркатасызмы.
Аерылышу очракларына килгәндә, ул республика территориясендә генә түгел, бөтен ил буенча да күзәтелә. Әлеге парларның күбесе әлеге карарны меркантиль карашлардан кабул итә. Һәм, әлбәттә инде, аерылышуларның сәбәбе, яшьләрдә гаилә грамоталылыгы, сабырлык, зирәклек булмау. Ә 10-20 елдан артык бергә яшәгән кешеләрнең аерылышуларның сәбәбе күпкә тирәнрәк. Әйтик, аерылган 73 парның 15е - 5 ел-га кадәр, 12 пар - 5тән 10 елга кадәр, 46 пар - 15 һәм аннан да күбрәк ел яшәгәннәр.
Һәр никахлашучылар, аларны ир һәм хатын дип игълан иткәндә, әлбәттә, тыныч тормыш күз алдына китерә, тик аларның һәркайсына да гаилә кризисларын дөрес итеп, сабырлык белән кичерергә акыл җитми. Психологлар фикеренчә, гаилә тормышында аның берничә чоры билгеләнә, ә менә беренче елы-иң катлаулысы. Статистика буенча, беренче елда парларның 50 проценты таркала, аларның холкы, гадәтләре туры килми. Бала булмавы яшь гаиләләрне җимерә, дигән фикер яши халыкта. ЗАГС бүлегенең һәр хезмәткәре ышанычлы әйтә ала – бу дөрес түгел. Әлеге юнәлештә медицина көннән - көн алга бара һәм дәүләтебез бала тудырырга теләгәннәргә ярдәм итә. Кызганычка каршы, бүгенге көндә яшьләр ата аналарыннан кискен аерыла, ә бит алар өчен «аерылышу» сүзе үзе җинаятьчелеккә тиң булган. Бүген исә яшьләрнең күпчелеге өчен гаилә кору һәм балалар тудыру өстенлекле бурыч булып тормый. Гаилә корып, бераздан, якыннарын, инде туарга өлгергән балаларын да уйламыйча, җиңел генә аны таркатуы тагын да аянычлырак. Шундый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен бүлеккә гариза бирергә килгән парлар белән әңгәмә алып барабыз, хәтта якыннары белән бүлешмәгән темаларга сөйләшәбез. Шунысы шатландыра, бу сөйләшүләрдән соң, күп гаиләләр үз хаталары турында уйлана, шулай да әлеге мәсьәлә белән яшьләр ЗАГС ишегенә кадәр килмәсә, бигрәк яхшы булыр иде. Әңгәмәләр барышында аерылышуларның күбесендә кешенең ата-аналар, туганнар, дуслар ягыннан йогынтысы барлыгы сизелә. Шунысы кызганыч, елдан-ел уртак тормыш булдыруга әзер булмаган парлар саны арта бара, чөнки рәсми ир белән хатын булып та, алар әти-әниләренең опекасыннан котыла алмый. Бу - әти-әниләрнең гаилә мәдәниятенең түбән дәрәҗәсен, эгоизмны, гаиләдә дә, мәктәптә дә тиешле тәрбия булмауны аңлата. Киләсе кризис чоры 5-7 ел бергә гомер итүдән соң, икенче-өченче бала тугач, бер береңә ияләшү, хисләр суыну, көнкүрештән арыганлык чоры башлана. Кызганычка каршы, бер-береңне үзгәртергә тырышу яшь чикләренә карамый. Ирне яки хатынны үзенең гадәтләреңә яраклаштырырга тырышу файдасыз. Нәтиҗәдә, чираттагы ызгыштан соң, ир (хатын) тынычрак тормыш эзләп, өйдән чыгып китә, чөнки анда аны ничек бар, шулай кабул итәләр. Шулай ир белән хатынның компромисска килмәве нәтиҗәсендә гаилә таркала. Ә менә, йомшак үҗәтлек һәм эзлеклелек могҗизалар тудырырга сәләтле. Шундый мөнәсәбәт булганда, ир яки хатын күпмедер вакыттан соң, үзләре дә сизмичә, тормышка карашны кабул итә башлаячак.
Киләсе чор 15-20 елдан соң башлана. Мәхәббәттә өйләнешкән парлар сабыйлар тәрбияләп үстереп, бар энергиясен һәм көчен аларга багышлаганнар. Кызлары, уллары үз тормышын башлагач, ир белән хатын арасында бушлык барлыкка килә. Гаилә мөнәсәбәтләренең бик акыллы һәм катгый кагыйдәсе бар, ләкин парларның күбесе аны кабул итми, тирән мәгънәсен аңламый. Бернигә дә карамастан, ир дә, хатын да балаларны беренче урынга куярга тиеш түгел. Беренче урында алар бер-берсе өчен булырга тиеш, чөнки балалар - безнең тормышыбызның вакытлы юлдашлары. Вакытны күбрәк бергә үткәрергә кирәк, бала тәрбияләүдән тыш, башка уртак мәнфәгатьләр һәм максатлар булырга тиеш. Ата-ана арасындагы үзара мәхәббәтне күреп үссә генә сабыйлар үзен бәхетле тоя. Гаиләне саклау – ул бөек хезмәт, әмма үз-үзен яратучан, эгоист, башка кешене ишетә һәм тыңлый белми торганнарның көченнән килми. Юкка гына: «Гаилә төзү өчен бер-береңне ярату да җитә, ә аны саклап калу өчен – ир яки хатынның кимчелекләренә түзәргә һәм күп нәрсәне гафу итәргә өйрәнергә кирәк», - диләр. Аерылышу кебек җитди карар кабул иткән ир белән хатынга шуны әйтәсе килә. Бүген сез киләчәк ялгызлыкка беренче адым ясадыгыз, сезне йокысыз төннәр, күз яшьләре көтә.
Статистика буенча, аерылышканнан соң, ир һәм хатынга рухи көчләрне тергезү өчен 3тән 5 елга кадәр вакыт кирәк. Шуңа күрә бу адымга барыр алдыннан ныклап уйлагыз, гомер бер генә тапкыр бирелә, аны үпкәләүләргә һәм күз яшьләренә әрәм итмәгез.
ЗАГС бүлеге ишегеннән тормышларында яхшы вакыйгалар кичергән клиентлар ешрак керсен, аларның өйләрендә кайгы һәм авырулар сирәгрәк булсын иде.
Айгөл ХӘБИРОВА, район ЗАГС бүлеге начальнигы.