Республикада узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көнендә “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең уңган механизаторы Фәнис Гыйльметдиновка “Иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы” номинациясендә җиңгәне өчен, Республика Башлыгы Радий Хәбиров автомашина ачкычы бүләк итте. Тырыш механизатор аны сәхнәгә горур атлап чыгып алды.
Фәнис Иске Күктау авылында Вәкилә һәм Фәнил Гыйльметдиновларның алты балалы гаиләсендә туа. Әти-әнисе бар гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагына багышлап, “Урожай” колхозында – терлекче, сыер савучы булып эшлиләр. Намуслы хезмәтләре өчен һәрвакыт мактаулылар сафында булалар. Фәнис тә бәләкәйдән кул арасына кереп, йорт эшләрендә булышып үсә.
Өлкән сыйныфларда белем алганда Иске Күктау урта мәктәбендәге укыту-производство комплексында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, кулына таныклык ала.
1990 елда яшәү рәвешен авылсыз күз алдына да китермәгән Фәнис хезмәт юлын “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә башлап җибәрә. Көче ташып торган егетне хуҗалыкның басулары киң колач җәеп каршы ала. Аңа “ДТ-75” тракторын ышанып тапшыралар. Яшьтән эшләп өйрәнгәч, техниканың да рәтен белгәч, “тимер ат”ны иярләүнең бер кыенлыгы булмый тракторчыга. Кайда гына кушсалар да барысын да җиренә җиткереп, яратып башкара ул. Өч елдан соң ышанычны аклаган Ф.Гыйльметдинов яңа “МТЗ-82” тракторын хезмәтләндерә башлый. Бүгенге көндә авыл уңганы алял белми фидакарь хезмәт сала. Җирен эшкәртә, чәчү дә, җәен – печәнне, көзен игенне тезмәләргә салуда өлгерлек күрсәтә басу батыры.
30 елдан артык төрле техникаларда эшләвенә карамастан, ягулык-майлау материалларын, запас частьләрне артык тотынганы, хәвефсезлек кагыйдәләрен бозганы булмый, җитәкчеләр, белгечләр һәм иптәшләре арасында һәрвакыт ихтирамлы, хөрмәтле. Техниканы һәрвакыт карап йөрткәч, агымдагы ремонт эшләрен үзвакытында башкарып баргач, тракторы ватылмый, мастерскойларда озаклап ятмый.
Хуҗалык территориясендәге басуларда, терлекчелек фермаларында, урман-яланнарында Фәнис Фәнил улының кулы тимәгән, эш көче кермәгән, маңгай тире таммаган бер карыш җир дә юктыр, мөгаен. Һәрвакыт ул хезмәтнең иң кайнар участогында кайный.
Алда әйтелгәнчә, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрнең иртә яздан кара көзгә кадәр басуда булуы – аның намуслы хезмәтенә ачык дәлил. 33 ел гомерен бары тик изге һөнәргә багышлаган, туган җиренә гашыйк Фәниснең күрсәткечләре дә югары.
-Фәнис Гыйльметдинов - уңган механизаторларның берсе. Ул бер эштән дә куркмый. Нинди генә эш кушсаң да, җиң сызганып, җаваплылык тоеп башкара. Авыл хуҗалыгында аның кебек булдыклы, тырыш кешеләр күбрәк булсын иде,- ди аның хакында җәмгыять директоры Айдар Мөхәрләмов зур горурлык белән.
- Авылда туып-үскәч, малай чактан ук җирдә эшләгәч, бәхет эзләп читкә китәсе килмәде. Яшьли сайлаган һөнәремә тугры калдым. Хезмәтемне күреп югары бәһалаганнары өчен җәмгыять директоры Айдар Мөхәрләмовка, муниципаль район хакимиятенә, Хөкүмәткә зур рәхмәтемне белдерәм, – ди Фәнис Фәнил улы.
Гаилә тормышында да үрнәкле авыл уңганы. Яшьлектә сайлаган пары Рәмилә Әхәт кызы белән тату гомер кичерә. Гыйльметдиновлар ике бала – Миләүшә белән Фәдисне үзләре үрнәгендә тәрбияләп үстерә.
Гаиләдән бирелгән тәрбия белән Ф.Гыйльметдинов эшләргә дә, тормышның матурлыгын да күрергә өйрәнеп үскән. Иген кырларыннан рәхәтлек алучы, авылда яшәве белән горурланучы Фәнисне күп кенә яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Әйе, авыл җир сөюче, хезмәт яратучы уңганнары белән бай һәм көчле. Җимертеп эшли дә, гөрләтеп яши дә белгән кешеләр генә туган ягын ямьләргә, аның бәһасын күтәрергә сәләтле. Авылда дөнья көтүләре җиңел түгел. Ә үзләренең эшеннән – канәгатьлек, туган-туфрактан көчгайрәт алып яшәгән гади хезмәт кешеләре авырлыклар белән исәпләшми, һәр туган көнгә сөенеп гомер итә белә. Шунысы белән алар башкаларга караганда бәхетлерәктер дә.
Лира ГӘРӘЕВА.