Маяк
+22 °С
Ясно
җәмгыять
19 Декабря 2024, 06:00

Профилактик чара үтте

«Внедорожная машина» профилактик чара кысаларында район дәүләт техник күзәтчелеге секторы тарафыннан район янгынга каршы хезмәте вәкилләре Р.Шәрәфетдинов һәм В.Гаязов белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау буенча күчмә чара үткәрелде.

Профилактик чара үттеПрофилактик чара үтте
Профилактик чара үтте

Аның барышында Йонны авыл советы авыл биләмәсе территориясендә теркәлмәгән һәм техник карау өчен тапшырылмаган үзйөрешле техниканы ачыклау максатында шәхси хуҗалыклар карап чыгылды. Техника хуҗалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде һәм эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек таләпләрен үтәү, ел саен техник тикшерү уздыру һәм күзәтү астындагы техниканы вакытында теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Рифат ГАЛЛӘМОВ, район дәүләт техник күзәтчелеге секторының әйдәүче белгече.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас