Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 декабрь 2024, 06:00

Үсешкә омтылу юлында

Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә “Фикер” дип исемләнгән татар телендә интеллектуаль уеннар клубы эшчәнлеген башлады. Ул “Брейнсерф”, “ Реквизит” кебек шактый популярлык казанган урыс телле квизларның татарча аналогы буларак тәкъдим ителә. Яшьләребез өчен милли мохиттә җыелып, туган телләрендә рәхәтләнеп аралашу, “баш эшләтү” мөмкинлекләре булырга тиеш, дип саный әлеге проектның авторы алсу Гыйльметдинова.

Үсешкә омтылу юлындаҮсешкә омтылу юлында
Үсешкә омтылу юлында

Алсу тумышы белән Исәмәт авылыннан. 2018 елда Казанга укырга керергә килә һәм шунда ук шәһәргә, биредәге мохиткә, менталитетка гашыйк була. Алты ел биредә яшәү дәверендә башкалага мәхәббәте үсә генә бара. Быел ул КФУның Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институтында ягулык-энергетика комплексы объектларының яшәү циклы белән идарә итү юнәлеше буенча магистратураны, аңа кадәр шушы ук институтта сыйфат белән идарә итү юнәлеше буенча бакалавриат тәмамлаган.

Ясалма интеллект кайда да, татарча уен клубы кайда диярсең. Әмма аның нәкъ шушы проекты быел “Студентлар стартабы” конкурсында җиңү яулаган. Бәйгедә моңа кадәр дә катнашкан ул, әмма махсус шуның өчен уйлап табылган “Энергетикада кадрларны эзләү, укыту һәм үзара хезмәттәшлек итү платформасы” җиңүчеләр арасына эләкмәгән. “Фикер” клубының зур ашкыну, күңел кушуы буенча эшләнгән башлангыч булуын күреп алганнар, күрәсең.

-Безнең институттан җиңгән 6 проект арасында бер минем проект кына аерылып тора. Ул ясалма интеллект технологияләре белән бәйле түгел, әмма аның социаль әһәмияте зур,- ди Алсу.

Ә барысы да кызның “100 лидер – киләчәк Та-тарстаныбыз” проектында катнашу теләгеннән башлана. Узган елда ул анда гариза юллый да, бергә күңеллерәк булыр дип, дусларын да чакыра. Соңгы көнендә дус кызы Нәзлия һәм аның сеңлесе Язилә дә килеп кушылгач, бик тә сөенә. 2023 елның октябреннән кызлар лекцияләр тыңлый – эшкуарлык асылына, моның уңай һәм тискәре якларына төшенә. Соңрак кейслар чишүгә керешә, тренингларда катнаша. Ә инде йомгак бирем – үз проектларын булдыру чираты җиткәч, нәкъ менә татар телле интеллектуаль клуб төзү фикере килә. Идеяне проектка әверелдерү юнәлешендә өчәүләп эшләгәндә, үз яннарына тагын бер кызны - Алинәне алалар. Шушы команда белән проектларын яклап, алар финалистлар арасына уза, әмма җиңә алмыйлар. Шул чакта, югалып калмыйча, кулларындагы әзер проектны “Студентар стартабы” конкурсына да тәкъдим итәргә булалар. Нәтиҗәдә, хәзер алар – 1 миллион сумлык грант ияләре.

-Проектның максаты – белем алмашуны стимуллаштыру, татар халкының мәдәниятен һәм телен үстерү, шулай ук туган телдәге интеллектуаль уеннарда актив бергәлек формалаштыру. Без уеннарны милли ашханәләрдә, мәсәлән, “Түбәтәй”, “Азу”, “Кыстыбый”, “Туган авылым” базасында оештырырга телибез. Үзенчәлек итеп, җиңгән чакта торт түгел, ә бәлеш, гөбәдия яки чәк-чәк, театрларга билетлар белән бүләкләргә телибез, - дип сөйләде Алсу.

1 миллион сумлык грантны кызлар клуб оештыруга, тавыш көчәйтү системасын алуга, сайт ясауга, рекламага, милли оешмалар белән килешү төзүгә, командадагы кешеләргә хезмәт хакы түләүгә, уен уздыруга, клубны үстерүгә тотарга ниятлиләр. Үзара рольләрне дә бүлгәннәр: Алсу – проект җитәкчесе, проектны үстерү буенча менеджер; Нәзлия – финанслар буенча менеджер; Язилә – проект менеджеры; Алинә – сатулар буенча менеджер.

Алсу сүзләренчә, татар телендәге интеллектуаль уен-нарда катнашырга теләүчеләр аз булыр дигән курку бераз бар. Ни генә дисәң дә, бүген яшьләр күбрәк урысча аралашуны өстен күрә. Әмма ул проектларының уңышлы булачагына чын күңеленнән ышана.

-Мин беләм: татар яшьләре, татар теленә мөкиббән киткән кешеләр, кичләрен бергә җыелып, татар телендә аралашырга теләүчеләр бар! Аннары барысы да бит әле без оештырган уенның мохитеннән, сорауларның кызык булуыннан, алып баручының уенга җәлеп итүеннән тора, - ди ул.

Алсу Гыйльметдинова күптән түгел Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсендә кызлар һәм малайлар белән беренче чарасын үткәрде. Киләчәктә аңа яңадан-яңа уңышлар, бетмәс энергия һәм зал тулы аудиторияләр телибез.

Гүзәл АКМАЛОВА. Казан шәһәре.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас