Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 декабрь 2024, 07:00

Күңеле тулы изгелек

Искиткеч матур табигатьле Сүлте авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Югары Яркәйдә күркәм гомер кичерүче Илсөяр Әнис кызы Галиева 50 яшьлек юбилеен каршы алды.

Күңеле тулы изгелекКүңеле тулы изгелек
Күңеле тулы изгелек

Ул Мөхәвилә һәм Әнис Ганиевларның күп балалы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга аваз сала. Мәктәптә геляхшы билгеләргә генә укый. Сүлте урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Рсай урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Илсөяр югары белем алу максатын куеп, Түбән Кама муниципаль институтына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 2006 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр район үзәк дәваханәсендә кадрлар бүлеге мөдире булып эшли. Үз эшен яратып, төгәл һәм намус белән башкара. Аның сәламәтлек саклау өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте район, республика җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары, Рәхмәт хаты белән билгеләнә. “Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесен горур йөртә ул.

Яшьлектә яратып кавышкан тормыш иптәше Муса Мәсхүд улы белән ике балага гомер бирделәр. Балалары да үзләре кебек уңган, тырышлар, акыллылар. Уллары Айбулат Түбән Кама шәһәрендә эшли, кызлары Айсылу Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында ординатура үтә, гаиләле, Уфа шәһәрендә яшиләр.

Илсөяр һәм Муса җитеш, мул тормышта 30 елдан артык бик матур тату гомер кичерәләр. Дөньяларына барып керсәң, чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Җәй көне ихаталарында күз явын алырлык чәчкәләр ямьләп утыра. Күңеле саф кеше генә мондый матурлыкны булдыра. Кош-кортын, бакча тутырып җиләк-җимеш үстерәләр. Аш-суга бик уңган ул, аның пешергән бәлешләре, пироглары, тәбикмәкләре телеңне йотарлык. Кайсы вакытта мөрәҗәгать итсәң дә, дустым һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, акыллы киңәшләрен бирә, уйлары һәрвакыт изгелектә. “Хатын-кызның эшендә дә, өендә дә, башында да тәртип булырга тиеш. Шуны онытмаска кирәк: мин эштә генә җитәкче. Үз өемдә мин иремнең сөекле хатыны, ике баламның газиз әнисе. Әтием исән-сау. Күңел тынычлыгын, җаныма рәхәтлекне менә шушы яраткан кешеләрем янында табам”, - ди юбиляр.

“Уңышка ирешү сере нидә, нәрсә ул бәхет?” дигәч, якын дустым болай дип җавап бирде: “Югары уңышка ирешү өчен хатын-кызның ихтыяр көче нык булырга тиеш, дип саныйм. Моның өчен үҗәтлек тә кирәк. Дөреслектән тайпылмыйча, көчле рухлы булу да җиңәргә өйрәтә. Ә хатын-кызның бәхетле булуы – гаилә корып, балалар үстерүдә. Иреңнең сөеклесе булып, балаларыңның әнисе, туганнарыңның терәге, дусларыңның эчкерсез ярдәмчесе булу да - хатын-кызның зур бәхете”.

Чыннан да, язма героемның бәхетле булырга тулы хокукы бар. Ә иң мөһиме, ул якыннарына кирәк һәм терәк. Ә кирәк булуыңны тоеп яшәү исә үзе бер рәхәтлек бирә.

Хөрмәтле дустым, Аллаһы Тәгаләдән бүләк итеп бирелгән гомерне рәхәт итеп, сәламәтлек белән үтәргә язсын, син моңа лаек шәхес.

Яннарыңда булсын пар канатың,

Балаларың-тормыш гөлләрең.

Һәр мизгелдә бәхет тоеп кына,

Үтсен синең килер көннәрең.

Курсташы Лилия ТӘХВИТОВА. Миякә районы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас