Бәхеткә каршы, моннан хәтсез еллар элек республика районнары, шәһәрләре арасында булдырылган тугандаш мөнәсәбәтләр хәзерге заман этабында үсешә һәм ныгый. Бу - рухи яктан, барыннан элек, тамырларыбызның ныклы икәнен, кан-кардәшләр булуыбызны күрсәтә. Баймак һәм Илеш районнары дуслык мөнәсәбәтләре генә түгел, кан-кардәшлек дә бер итә. Ру-сиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы Рәйсә Исәнбаеваның «Һуғыш ярып үтте йөрәкте» китабында язылган тарихка күз салсаң, аның шулай булуына инанасың. Басмада 1941 елда Илеш, Дүртөйле районнарыннан Баймак районына күченеп килүче бер төркем кешеләрнең язмышы чагылдырылган.
Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә «Тарих - кеше тормышының бәйләнеше» дип исемләнгән чарада әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Рәйсә Мидхәт кызы Илеш районыннан күчеп килгән кешеләрнең нәселеннән. Китапны презентацияләгәндә автор «Һуғыш ярып үтте йөрәкте» тарихи-документаль китабын язу эше турында күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде һәм басманы китапханәгә бүләк итте.
Китапта бирелгән мәгълүматка караганда, 1932 елда Илеш районында җир - 1974 кв.км, Баймак районында 5798 кв.км, таулы урыннарын исәпкә алмаганда, җир ике тапкырга иркен булуы күренә. Халкын чагыштырганда да шул фактлар билгеле була: Баймакта-38 мең, Илештә 60,2 мең кеше. Шушы мәгълүмат ни өчен Илештән Баймакка күчеп килгәннәр дигән сорауга җавап була ала.
Республика буенча 950 хуҗалыкны аз җирле районнардан күп җир мәйданы булган төбәкләргә күчерү башлана. Баймак районында 1 кв.км мәйданга 17,2 кеше туры килә. 1940 елда БАССР Хөкүмәте халык тыгызлыгы югары булу сәбәпле (1 кв. км-га 46 кеше) илешлеләрне Баймакка күчерү турында 3832 номерлы карар кабул итә. Саннарга караганда да республиканың карарын тормышка ашыру авыл хуҗалыгын үстерүгә җитди әһәмияткә ия чара булып торуы чагыла. Алар Баймак районына бару белән яңа коллектив хуҗалык төзергә тиешләр, димәк күченүчеләр арасында эшкә тырыш, һөнәрле: колхоз рәисе, агроном, инженер, механик, тимерче, тегермәнче булырдай гаиләләр сайлана. Күченүче гаиләләр исемлеге күрше районнар белән чиктәш авыл советларыннан төзелә. Бу исемлеккә Ишкар, Бишкурай, Игмәт (Югары Манчар), Дөмәй авыл советлары керә, барлыгы 41 гаилә теркәлә.
Гаиләләр бер-берсе белән очрашып танышалар, киңәшләшәләр, кузгалып китү көннәре дә, гомум киңәш нигезендә авыл советы хакимияте белән берлектә билгеләнә. Шулай да аларга берьюлы җыенып чыгып китәргә туры килми.
1941 елның мартында 16 гаилә белән беренче олау ерак юлга чыга, айга якын вакытлары үтә. Баймак район вәкиле һәм “Таналык”колхозы рәисе аларны Магнитогорск шәһәренең тимер юл вокзалында каршы ала. Биредә аларга атнага якын тукталырга туры килә, чөнки көчле бураннар чыгу сәбәпле, юл булмый. Атларга төялеп, Баймак якларына юлланалар, буран көчәя төшкәндә, бер авылга туктап, кич йокларга өйләргә тараталар. Исән авылына килеп җиткәч, андагы гаиләләргә өйдәш булып урнашалар. Һәр берсенә эш тәгаенләп чыгалар:кем бригадир, кем механик, кем агроном һ.б. Шулай эшләми мөмкин түгел, чөнки тиздән мөһим булган кыр кампаниясе башлана. Алар “Таналык” колхозының бер бригадасы булып чәчүне башларга, ир-егетләр урманга, йорт төзү өчен бүленгән агачлардан бура бурарга алдан җибәрелгән төркемгә кушылырга тиеш була.
Рсай, Ишкар, Бишкурай, Югары Манчар, Череккүл, Сүлте авыл советларыннан булган гаиләләр белән икенче олау 1941 елның җәй башында китә. Ләкин ярты юл да үтәргә өлгерми, чапкын «Сугыш башланды» дигән куркыныч хәбәр җиткерә. Күбесе кире борыла, ләкин 12 гаилә арытаба юлны билгеләнгән урынга кадәр дәвам итәргә булалар. Алар сугышның бар авырлыкларын төп халык белән бергә кичерә.
Баймак районы картасында яңа авыл - Яңа Исән (төньяк-көнбатышта урнашкан) барлыкка килә. Тарихи китапта искә алынуынча, ул вакытта Илеш районыннан килгән 41 гаиләнең 25е Югары Манчар авылыннан була. Болар-Кашаповлар, Нурлыгаяновлар, Гарифуллиннар, Галемхановлар һ.б.
Дүрт бүлектән торган, тарихи фоторәсемнәр белән тулыландырылган бай эчтәлекле җыентыкта күченеп килгән гаиләләр исемлеге, аларның һәрберсенең яшәү рәвешләре, авыллар тарихы, хатирәләр бирелә. “Сугыш булган чордагы бер төркем халыкның алларына килеп туган кискен хәлләрдә, үзләрен ничек тотуларын, нәрсәләр кичерүләрен күрсәтергә, шушы вакыйгалар турында балаларына әманат итеп тарихи дөреслекне тапшыруны күз уңында тоттым. Якташларыбыз туган якларыннан аерылып китеп, яңа җирләрне үз итеп яратырга тырышкан гади кешеләр, аларның иле өчен фидакарь хезмәтләре һәм шулар нәтиҗәсендә туган бөеклек турында китапны ачырга тырыштым. Күңел сызлануларын бикләп, башкаларның сызлануларын үзенекедәй күрә алган гади кешеләр турында җиткерергә теләдем ”, - дип яза автор китапның йомгаклау битендә. Тормышның кырыс чынбарлыгы да, михнәте дә, тулы бер буын кешеләренең типиклаштырылган образлары да, исеме телгә алынган якташларыбыз - авыр сынауларда кат-кат сыналып та, үзләренең асыл сыйфатларын саклап кала алган үзенчәлекле образы тудырыла китапта. Рәйсә Мидхәт кызының халкыбызның каһарман ул - кызларын барлауга, үз сүзләре белән әйткәндә, “Үткән белән Киләчәк арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салуга”, репрессия, Икенче Бөтендөнья сугышы өермәләре аша узган, моңарчы билгесез яки аз билгеле булган якташ каһарманнарга, тыл батырларына багышланган документаль-публицистик язмасы урын ала. Әлеге хез- мәт шулай ук яшь балаларның милли үзаңын үстерергә, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләргә дә ярдәм итәр дигән өметтә автор.
Рәисә Мидхәт кызының биографиясенә килгәндә, ул 1941 елда Исән авылында гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Әнисе Хәлфиҗиһан гаиләсе Илештән 1941 елда колхоз төзү өчен килүчеләр белән бергә килә. Нигамәт, Темәс, Баймак, Түбә мәктәпләрендә белем ала. Нигамәт урта мәктәбендә математика, физика, химия фәннәрен укытырга эшкә алалар. 3 ел почта бүлекчәсен җитәкләргә дә туры килә. Арытаба башкорт дәүләт университетын филология факультетын читтән торып тәмамлый. Төрле елларда уку-укыту буенча директор урын-басары булып эшли. 2012 елдан-2013 елларда Баймак үзәк китапханәсе янынд а оештырылган “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Хөрмәтле педагог башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының “1996 ел укытучысы” республика конкурсы, шулай ук “Башкортстан укытучысы” журналы лауреаты һ.б.
Тормыш иптәше Әхмәдулла Хәмит улы белән акыллы, уңган өч бала тәрбияләп үстерәләр. Моннан тыш, Исәнбаевлар туганнарының ятим калган биш баласына ныклы терәк-таяныч булып, зур тормыш юлына бастыралар. Ул чорда Рәйсә Мидхәт кызы үз эшеннән тыш, мәктәптә опекунлык буенча инспектор вазифасын да башкара. Иң өлкәненә - 11, кечесе нибары 2 яшьлек була. Өчесе - югары, икесе урта һөнәри белем ала.
2011 елда Исәнбаевлар үрнәкле гаилә исеменә лаек булып, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәләр. Бүгенге көндә Рәйсә Мидхәт кызы Нигамәт авыл советы авыл биләмәсенең башкортлар корылтае җитәкчесе булып тора. Халык арасында тырыш хезмәте өчен Кушаева ис. “Хатын-кыз - милләт анасы” медале белән билгеләнә. Күп тапкырлар депутат итеп сайланган, иптәшләр суды рәисе булган Рәйсә ханым авылдашлары арасында ихтирам казанган. Әле дә четерекле хәлләр килеп чыкса, авыл халкы киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Данлыклы укытучы, шагыйрә, кобаерчы заман белән бергә атлый, иҗат эшен дәвам итә.
Китапханәдә кунакларны “Илеш белән Баймак арасында дөрләп яна дуслык утлары!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе каршы. Әһәмиятле чараны район үзәк китапханәсе китапханәчесе, “Илһам” әдәби-музыкаль клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллина оештырып, эчтәлекле итеп алып барды. Муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Альбина Габдуллина чараны ачып, алдагы вакытта да ике район арасында яхшы традицияләребез сакланып, үзара тугандаш мөнәсәбәтебез дәвам итүен теләде һәм Рәйсә Мидхәт кызына Илешкә булган игътибары өчен рәхмәтен җиткереп, хакимиятнең Рәхмәт хатын тапшырды. Чарада шулай ук Баймак районы кунагы-Нигамәт авылы китапханәсе китапханәчесе Гөлбикә Киекбаева, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Илеш районы башкортлар корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин, район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, Игмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хәбибов, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова, ветеран журналист, С.Поварисов ис. премия лауреаты Гөлфинә Сәлимова, “Илһам” әдәби-музыкаль клуб әгъзалары Минзәлә Хәмидуллина, Флүсә Нәбиева, шагыйрь, якташыбыз Фәнис Рәхмәтуллин катнашып, чыгыш ясады. БР атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова, “Туган тел” телеканалының “Сәләт” тапшыруы лауреаты Нәфисә Дәүләтова җыр-моңнары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Әйе, Рәйсә Исәнбаеваның башкорт әдәбиятында һәм укучы күңелендә үз урыны, иҗат мәйданында әйтер сүзе бар, киләчәктә дә шагыйрә үзе сайлаган юлга тугры калып, яңадан-яңа үрләр яулар, дип ышанабыз. Без аңа киләчәктә дә сәламәтлек һәм халкыбызны данлый торган яңадан-яңа хезмәтләр иҗат итүен теләп калабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.