Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга унбер ел вакыт үткән. Әмма сугыш китергән яралардан әле һаман да кан саркый. Аналар, тол хатыннар, сөйгән ярлар җирнең төрле почмакларында башларын салган, хәбәрсез югалган улларын, газизләрен кайтыр дип зарыгып көтә…
Әйе… кешеләр гел юлда, гел эзлиләр. Бәхетләрен, мәхәббәтләрен, хәсрәтләрен, хәтта әҗәлләрен эзлиләр. Барысыннан да болай үз-үзләрен эзлиләр. Я табалар, я таба алмыйлар, я табып югалталар… Айгөл кайсын сайлар – иркен, саф үз илен, үз дөньясынмы, әллә әнисе яшәгән чит ил, ят тормышнымы? Кайсы көчлерәк – ана мәхәббәтеме, әллә туган җирме? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны романтик рухтагы спектакльне карагач һәркем аңлагандыр.
Әсәрнең төп каһарманы – искиткеч саф, якты күңелле табигать баласы – Айгөл дә (Таңсылу Камалова) менә ничә еллар инде 1943 нче елда фронтка якын бер госпитальдә үлем хәлендә яткан ирен күрергә дип киткән җирдән хәбәрсез югалган әнисен эзли. Көтә. Юксына. Көткәннәр кайчанда булса бер кайта шул.
Зөлхәбирә (Миләүшә Насретдинова) дә, аның әхирәтләре дә күңел газабы кичерә, Ягафәрнең (Фәйзелгаян Арысланов) дә күңеленә җан өшеткеч мәлләрнең шаукымы таш булып утырган, Айгөлнең дә күңел күге ачык түгел. Чөнки ул 13 ел күрмәгән әнисен чакыра,эзли,көтә. Аның исән булуына ышаналар, өмет белән яшиләр.
Айгөл әнисен эзләве хакында халыкка мөрәҗәгать итә, чөнки кешеләрнең бер-берсенә ярдәм кулы сузуына, кеше кайгысына битараф булмауларына яшь кыз эчкерсез ышана. Көннәрнең берендә кызның әнисе озак еллардан соң кабат туган туфрагына аяк баса. Ул инде авыл хатыны түгел,ә Италиядә яшәгән синьора булып кайта. Ләкин… бөтенләйгә түгел, кызын үз янына чит илгә алырга дип кенә. Күрү белән бер-берсенең кочагына ташланмасалар да, ана белән бала арасындагы тоташ җеп нык булганлыктан, алар аңлашалар, аралашалар, сөенәләр. Сугышта аягын югалтып кайткан Ягафәр абыйсы да үзенчә кабул итә Зөлхәбирәне.
Әмма туган ягында аны әхирәтләренең хөкеме көтеп торадыр, дип башына да китерми. Гөлсирә (Ләйсән Шәмсиева), Миңлекәй (Гөлнара Фаязова), Зәлифә (Гүзәл Фәррахова), Банат (Светлана Фәйзрахманова) - тол хатыннар, Зөлхәбирәнең итальян кешесенә кияүгә чыгуында, аны ияртеп алып кайтуын да аңлый алмыйлар. “Кызылармеец хатыны булып киткән идең, буржуй хатыны булып кайттың. Әгәр кире Италиягә китмәсәң генә сине кабул итәбез,бер кемнән сүз тидерми яшәтербез»,- дигән шарт та куя алар.
Зөлхәбирә үзенең итальян ире Карло Пиккио (Тимур Шәмсетдинов) белән юлга әзерләнә, әлбәттә кызы Айгөлне дә алып китәргә булалар. «Чит җирдә кем булырсың, колмы, әллә курчакмы»,-дисәләр дә, Айгөл дә бик күп уйлаганнан соң әнисе белән китәргә була, юл төенчеген дә әзерләп куя. Тик Карло Пиккио акча турында кычкырып фикер йөртүләре кызны йокысынан уяткан кебек тоела, ул кинәт туган ягыннан, бу таулардан, табигатьтән, Ягафәр бабасынан аерыла алмасын да, хәтта Ричард Галинны (Фәнзил Яһудин) калдырып китә алмаячагын аңлый.
Әсәрдәге Чит кеше (Азамат Камалтдинов) һәм яшь Айгөл (Ландыш Сәгытьдинова) үз рольләренә җаваплы караулары, матур итеп уйнаулары, монологларны күңелгә барып җитәрлек итеп сөйләүләре белән тәүге минутлардан ук тамашачының игътибарын үзләренә җәлеп итте.
Югары Яркәйдәге беренче гимназия укытучылар коллективы ана һәм бала, туган җиргә, илгә сөю, патриотик хисе, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, күңел кичерешләре, тәүге мәхәббәт хисләре барысын да укытучы – артистларыбыз үзләренең оста уйнаулары аша ачып бирде һәм тамашачы сөюен яулады. Чыгышларның уңышлы булуында режиссер Лилия Фазлыеваның тырыш хезмәте ачыктан-ачык күренеп тора.
«Айгөл иле» драмасы тамашачыларны уйландырып кына калмагандыр, ә бүгенге тормышыбызга игелекле булырга кирәклеген дә аңлата алгандыр, дип ышанам. Чит җирдә ничек кенә матур, яшәве рәхәт, дип сөйләсәләр дә, Русия, Башкортостанда яшәвебез белән без бәхетле. Әлбәттә, туган илгә карата сөю һәм хөрмәт бүген дә югалмаган. Пьесада күтәрелгән мәсьә-ләләр, һәр классик әсәрдәге кебек, мәңгелек һәм көнүзәкме? Спектакль бу сорауга җавап бирде дә инде.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.