Илеш районы электр челтәре «Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский электр челтәренең структур подразделениесе булып тора. Структурада – Андреевка, Яркәй һәм Үзәк бүлү челтәрләре участогы, подстанция бүлеге, электр энергиясе учеты төркеме һәм кулланучыларны кушу участогы.
Илеш районы электрчелтәре 6-10 киловольтлы– 753 км, 0,4 киловольтлы - 605 км озынлыктагы, шул исәптән 136 км изоляцияләнгән тимер чыбык белән һава линияләрен эксплуатацияләү эшләрен башкара.
Безнең карамакта 10/0,4 киловольтлы 663 трансформатор пункты, 35/6-10 киловольтлы 8 подстанция булып, аларга 535 предприятие, 13081 абонент тоташтырылган. Коллектив 52 кешене берләштерә, барлыгы 17 берәмлек механизм һәм машина бар.
Төп эшчәнлегебез техник хезмәтләндерү, капиталь ремонт, кулланучыларны технологик тоташтыру, аларны карап чыгу, 35/6(10) кВ подстанцияләрен һәм 0,4-10 кВ бүлеп бирү челтәрләрен яңадан техник коралландыру һәм реконструкцияләү планнары нигезендә башкара. Коллектив тырышлыгы белән электр челтәрләрендә аварияле очраклар оператив рәвештә хәл ителә, кулланучыларга транспортлау вакытында электрэнергиясен югалтуларны киметүгә ирешелә.
2024 елда Ишкар авылында озынлыгы 1,9 км булган 6 кВ һава линияләренә реконструкция үткәрелде, 6/0,4 кВ трансформатор подстанциясе алыштырылды. Ел дәвамында мастерлар Раил Зиннәтов, Алмаз Әшәрәпов җитәкчелегендә 0,4 кВ һава линияләрен капиталь ремонтлау планы буенча Андреевка торакпунктында 0,639 км, Татар Мәнәвез авылында 0,487км, Торачыда 0,3 км озынлыкта һава линияләре ремонтланды. Объектта 10 кВ һава линияләрен үзгәртеп кору белән бәйле рәвештә М-7 «Волга» автомобиль юлы участокларын төзү һәм реконструкцияләү Исәммәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар, Әсән торак пунктларын урап үтеп, федераль юлны яктырту өчен 33 данә 6(10) кВ трансформатор подстанцияләре эшкә кушылды.
Ел дәвамында 35/6-10 киловольтлы сигез подстанция җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау мастер Радик Шәрипов җитәкчелегендәге ремонт бригадасы тарафыннан уңышлы тәмамланды.
Агымдагы елда яңа объектларны технологик кушу буенча Югары Яркәйдә һәм авылларда эш башкарылып, 0,4 кВ һава линиясе -2,784, 6(10)кВ һава линиясе – 0,802,6-10/0,4 трансформатор пункты 7 данә тәшкил итте. 39 юридик һәм 110 физик шәхесләрнең объектларын технологик кушу башкарылды. Документларны әзерләү һәм энергия корылмаларын технологик тоташтыруны оештыру белән инженер Альмир Зыязов, техник Лилия Гайнетдинова шөгыльләнә. Электр челтәрендә электр энергиясен транспортлауда технологик чыгым норма күрсәткече булып тора. Узган чорда челтәргә гомум 76 миллион 231 мең кВт*сәг. электр энергиясе кергән исәптән кулланучыларга 63 миллион 645 мең кВт*сәг. килгән. Коммерция һәм технологик югалтуларның уртача күрсәткече 16,43 процент тәшкил итте.
Аварияләрне ликвидацияләү тәүлек әйләнәсенә Октябрьский шәһәренең Үзәк идарәсе диспетчерлары җитәкчелегендә оператив-күчмә бригада тарафыннан башкарыла. Электромонтерлар Илшат Гыйззәтуллин, Илсур Маликов, Илнур Галимов, Рәмил Хәйрулов оператив әзерлекнең яхшы дәрәҗәсенә ия.
Коммерция югалтулары формасындагы җыелмалар поставщиклар белән кулланучылар арасында килешү мөнәсәбәтен чагылдыра. Техник һәм коммерция югалтуларны киметү электр челтәре хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Ул эш мастер Илнур Фәтыйховка, Венер Фәтхелбаяновка, электр счетчикларын эксплуатацияләү буенча электромонтерлар Евгений Гәрәевка, Вильсур Харисовка йөкләтелгән. Электр энергиясен куллануны контрольдә тоту һәм югалтуларны киметү өчен 339 юридик һәм көнкүреш абонентының электр энергиясен исәпкә алуны контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасы исәпкә алу приборларын алыштыру буенча эшләр башкарылды.
Электр челтәрләрен эксплуатацияләү механизмнар һәм машиналар кулланып алып барыла. Шоферлар Фидрат Якупов, Фәгыйт Нуретдинов, Эдуард Гәрәев, Илфир Сөләймәнов планга ярашлы рәвештә транспортны техник хезмәтләндерә һәм тәүлекнең нинди вакыты булмасын, һәрвакыт эшкә әзер. Хезмәткәрләрне нормалар нигезендә махсус кием белән вакытында тәэмин итүне техник Йолдыз Иванова оештыра. Коллектив персоналы, Илнур Фәтыйхов, Ольга Ихсанова Башкортстан Респубикасы электропрофсоюз яшьэнергетиклары катнашлыгындагы спорт ярышларында һәм чараларында актив катнаша һәм уңышларга ирешә.
Әлеге һөнәрнең бар вәкилләрен Энергетиклар көне белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. Тормыш юллары якты һәм ачык булсын, чөнки алар кешеләргә яктылык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итә.
Глүс ЯХИН, Илеш районы электр челтәре начальнигы.