Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 декабрь 2024, 13:00

Бәхетен хезмәттә тапкан

Үз тырышлыклары белән үрләр яулаган, яхшы оештыру сәләтенә ия, принципиаль һәм таләпчән, лаеклы тормыш юлы үткән шәхесләребез байтак. Алар  үзләренең намуслы хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Югары Яркәйдә яшәүче, БРның атказанган төзүчесе Р.Х.Шәмсиев – нәкъ шундыйлардан. Бүген ул үзенең күркәм юбилеен 70 яшен билгели.

Бәхетен хезмәттә тапканБәхетен хезмәттә тапкан
Бәхетен хезмәттә тапкан

Үз тырышлыклары белән үрләр яулаган, яхшы оештыру сәләтенә ия, принципиаль һәм таләпчән, лаеклы тормыш юлы үткән шәхесләребез байтак. Алар  үзләренең намуслы хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Югары Яркәйдә яшәүче, БРның атказанган төзүчесе Р.Х.Шәмсиев – нәкъ шундыйлардан. Бүген ул үзенең күркәм юбилеен 70 яшен билгели.

Ул 1953 елның 20 июлендә Йонны авылында Сания Раян кызы һәм Хисам Гыйльметдин улы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Йонны төп мәктәбен тәмамлагач, 16 яшьлек малай хезмәт юлын  «Башкортстан» колхозында терлекче булып башлый. Ә инде Югары Яркәйдәгеһөнәри училищены тәмамлагач, шул ук колхозда шофер булып эшли. 1971-1973 елларда Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәннән соң, укуын Курган өлкәсе Шадринск шәһәренең индустриаль техникумында дәвам итеп, техник-механик һөнәренә ия була.  Арытаба  Илеш колхозара төзелеш оешмасында  эшкә урнашып, баш механик вазыйфасын башкара.  Рәис Хисам улы бер урында гына туктап калмый, алга омтыла һәм 1983 елда читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетына укырга керә. 1989 елда инженер – механик һөнәренә ия була. Кайда да сынатмаган егетне Уфа күчмә механикалаштырылган колоннасының Югары Яркәйдәге филиалына (ПМК-1) прораб итеп тәгаенлиләр.Арытаба филиал үзаллы предприятие булып үсешә. Заманнар үзгәреп, үзгәртеп-корулар чоры башлангач, Р.Шәмсиев тәвәкәлләп, әлеге база нигезендә “Сантехник” җәмгыятен оештыра һәм оешма-предприятиеләргә, шәхси кешеләргә төзелеш-монтаж хезмәтләре күрсәтә башлый. Бүгенге көндә дә җәмгыять эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. Район буенча оешма-предприятиеләргә су, җылылык, канализация системаларын алыштыруда, шәхси кешеләргә әлеге юнәлештә һәм су кертүдә җәмгыять зур ярдәм булып тора. Шулай ук «Сантехник» җәмгыяте каршында корпуслы мебель цехы да уңышлы эшләп килә. Мебель цехында җитештерелгән корпус мебеле, кухня, прихожая гарнитурлары, шкаф-купелар, комодлар, тумбочкалар, компьютер өстәлләренә халыктан сорау белән кулланыла. Әйтергә кирәк, йортка барып кирәкле мебельның үлчәмен алу, әзер мебельне илтеп, корып бирү заказчылар өчен зур уңайлыклар тудыра.

50 елдан артык  стажга ия Рәис Хисам улы нинди генә хезмәт башкармасын, һәрвакыт үзен тәвәккәл, максатына ирешүчән, таләпчән итеп күрсәтә. Күпсанлы Хөкүмәт  бүләкләре, Мактау грамоталары, БР Төзелеш министрлыгының Почет  грамоталары юбилярның әнә шул тырыш хезмәте хакында сөйли дә инде. 1999 елда  «БР атказанган төзүчесе», дигән мактаулы исемгә лаек була.

Шәхси тормышында да бәхетле ул.  Гомер юлдашын – Кадер авылы кызы Ләләне очратып, 1985 елда  гаилә коралар. Югары Яркәй авылында матур, күркәм йорт тергезеп керәләр.

Р.Шәмсиевның күңеле тыныч – кешеләр өчен башкарган бихисап яхшы эшләре, менә дигән тату гаиләсе, акыллы, тәртипле балалары бар. Алар Ләлә Гаян кызы белән ике ул үстергәннәр. Өлкән уллары Илдар Башкорт дәүләт аграр университетының   икътисад факультетын тәмамлап, «Сантехник» җәмгыятенең производство-техник бүлегендә начальник вазыйфасын башкара. Төпчекләре  Илмир Уфа дәүләт нефть-техник университетының төзелеш факультетын тәмамлап, “Алабуга” төзелеш кампаниясендә югары вазифа били.

Райондашларының мәнфәгәтен кайгыртуда лаеклы өлеш кертә Р.Шәмсиев. Ул 2007 елдан 2020 елга кадәр район Советы депутаты   булып тора.

Бүгенге көндә дә, лаеклы ялда булуына карамастан, актив тормыш алып бара ул: эшкуарлык эшчәнлеген дәвам итә, район халкына төрле төзелеш-ремонт эшләрендә ярдәм итә.  Шуңа күрә дә Рәис Шәмсиевны белгәннәр  «шәп, ярдәмчел кеше», диләр. Шулай үз итеп әйтелгән җылы, ихлас сүзләр артында әллә күпме мәгънә ята. Кешеләргә карата, мәрхәмәтле, киң күңелле,  ихтирамга лаек  Рәис Хисам улына киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

Лира ГӘРӘЕВА.
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас