Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 декабрь 2024, 11:55

Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде

Районның иң сәләтле балалары, уку алдынгылары өчен район мәдәният сараенда Чыршы бәйрәме узды.

Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килдеБәйрәм һәркем күңеленә хуш килде
Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде

Анда  муниципаль  район хакимияте  башлыгы Илдар Мостафин, Уфа дәүләт нефть техник университетының һөнәри юнәлеш бирү һәм талантларны җәлеп итү үзәге директоры Евгений Александрович Шамонин, район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова катнашып, укучыларны тәбрикләде, сәламәтлек, бәхет, яңадан-яңа уңышлар, яхшы укуларын, җәмгыятькә лаеклы гражданнар булуларын теләде.
Тантанага җыелган балалар район  мәдәният сарае  хезмәткәрләре  тарафыннан  әзерләнгән күркәм тамашаны карап, бизәлгән  чыршы  янында Кыш бабай һәм Карсылу белән бию, җыр башкару, шигырь сөйләү, уеннар уйнау мөмкинлегенә ия булды.  Ә иң сөенечлесе - алар  муниципаль  район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бәйрәм күчтәнәче алды.
Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килеп, могҗизалы мизгелләр бүләк итте.

Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде
Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде
Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде
Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде
Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде
Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас