Маяк
+22 °С
Дождь
җәмгыять
26 Декабря 2024, 10:00

«Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм хөрмәт итә, истәлеген кадерләп саклый”

22 декабрьдә районда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров якташыбыз, легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Мөһим вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды, республика халкы моңа зур өлеш кертте.

«Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм  хөрмәт итә, истәлеген кадерләп саклый”«Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм  хөрмәт итә, истәлеген кадерләп саклый”
«Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм хөрмәт итә, истәлеген кадерләп саклый”

Һәйкәлне М-12 «Восток» рәчәк «Волга»М-7 автоюлы участогын реконструкцияләү барышында куйдылар. 65 км озынлыктагы юл Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап уза. Район хакимияте трассаны проектлау этабында һәйкәл төзергә тәкъдим итте. Инициативаны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Приуралье» автоюллар федераль идарәсе хуплады. Проектны «Автобан»подрядчы компаниясе финанслаган.

- Киләсе елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле дата алдыннан без данлыклы якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевка һәйкәл ачабыз. Бу кешенең язмышы безне рухландыра, һәм без републикада аның белән горурланабыз, истәлеген кадерләп саклыйбыз. Һәйкәл ачылуның Муса Гайса улының туган җиренә ерак түгел урнашкан М-12 «Восток» трассасының яңа участогын файдалануга тапшыру белән туры килүен билгеләп үтү аеруча күңелле. Бу символик һәм безнең барыбыз өчен дә мөһим. Партнерларыбызга – «Автобан» компаниясенә һәм «Урал буе» автомобиль юллары федераль идарәсенә әлеге проектны хуплаулары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Скульптор Андрей Петрович Молчановскийга искиткеч һәйкәл булдыруда катнашканы өчен рәхмәт. Безнең уртак идеябезне тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Без Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын һәрвакыт хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы безнең яңа геройлар да аерым игътибарга лаек. Бөек Ватан Сугышы Геройлары, Муса Гайса улы Гәрәев турында истәлекләр Башкортстан, безнең зур, күпмилләтле һәм дус республикабыз халкының йөрәкләрендә мәңге сакланачак. Тагын бер кат барыгызны да шушы мөһим вакыйга белән котлыйм!

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое улы Евгений Гәрәев үз әтисенә һәйкәл ачу тантанасында тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

- Бу һәйкәл - минем әтиемә, Бөек очучыга гына түгел, ә безнең башкорт аэроклубын тәмамлаучыларга да хөрмәт. Нәкъ менә шушы клуб 14 Советлар Союзы Героен тәрбияләгән-ил тарихында уникаль очрак, - дип ассызыклады Евгений Гәрәев. – Муса Гәрәевнең барлык туганнары һәм нәселләре исеменнән илебез һәм республика җитәкчелегенә бу мөһим адым өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка куелган һәйкәлнең әһәмияте турында сөйләде.

- Һичшиксез, һәйкәл лаеклы килеп чыкты. Муса Гәрәев нибары 22-23 яшьтә булса да, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә ия була. Ул безнең республика өчен уникаль кеше иде. Сугыштан соң республикага хезмәт итүен дәвам итә, яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә. Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм хөрмәт итә, аның истәлеген кадерләп саклый. Һәйкәл бик матур килеп чыкты, һәм мин ышанам, күпләр монда махсус керерләр. Узып баручы һәркем Башкортстанның чын геройларның ватаны икәнен беләчәк. Барысы да бик яхшы килеп чыкты, мин бик канәгать, – диде Радий Хәбиров. - Өстәвенә, бүгенге вакыйга М-12 трассасының 65 км озынлыктагы яңа участогы ачылу белән туры килде, бу да сөендерә.

Скульптура авторы - Русия Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Андрей Молчановский.

Ул Балтийск шәһәрендәге императрица Елизавета Петровна, Мәскәүдәге маршал Сухоруков, Кырым Республикасындагы МХО геройлары һәйкәлләре кебек сәнгать әсәрләре һәм тагы берничә архитектура проекты авторы да булып тора.

«Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм  хөрмәт итә, истәлеген кадерләп саклый”
«Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм  хөрмәт итә, истәлеген кадерләп саклый”
«Безнең халык аны чын күңелдән ярата һәм хөрмәт итә, истәлеген кадерләп саклый”
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас