Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 декабрь 2024, 06:00

Яңа ел чыршысын ничек сайларга?

Чыршыны сатып алганда, агачның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк: ылыслары бераз майлы, ачык яшел төстә, шактый сыгылмалы булырга тиеш-димәк, ул югары сыйфатлы агач.

Яңа ел чыршысын ничек сайларга?Яңа ел чыршысын ничек сайларга?
Яңа ел чыршысын ничек сайларга?

Сәламәт чыршының кәүсәсе тигез һәм туры, ярыксыз булырга тиеш. Нечкә агач озак тормый. Ботаклары сыгылмалы булырга тиеш. Ылысның төсенә һәм энәләренә игътибар итегез. Алар куе яшел төсле, хуш ис чыгарып торырга тиеш. Шулай ук аскы ботакларга да аерым игътибар бирергә кирәк: алар өскә караган булырга тиеш.

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе чыршыларны сату белән шөгыльләнүчеләргә карантин фитосанитар зоналардан алу көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендәге карантин сертификаты нигезендә гамәлгә ашырылуы турында кисәтә. Карантин сертификаты алу өчен гражданга, шәхси эшкуарга яки юридик шәхескә Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә документлар пакеты бирергә кирәк. Ул карантиндагы йөк алучының һәм җибәрүченең атамасы һәм урнашу урыны, йөк атамасы һәм аның күләме турында мәгълүматлар булган карантин сертификаты бирү турындагы гаризаны, транспорт чараларының мәгълүматларын, карантин фитосанитар карантин сертификаты турында белешмәне үз эченә ала. Әлеге гаризаны дәүләт хезмәтләре яки «Аргус-Фито» ФГИС программасы аша бирергә мөмкин.

Сайлап алынган үрнәкләрне, бирелгән документларны анализлау һәм продукциянең фитосанитар торышы турындагы бәяләмә нигезендә карантин сертификаты бирелә.

Әлеге документны 8(347) 232-92-90 телефоны буенча рәсмиләштерергә, карантиндагы продукцияне чыгару яки күчерү тәртибе турында консультация алырга, шулай ук Башкортстан Республикасы территориясендә урнаштырылган карантин фитосанитар зоналар турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Айзат МУЛЛАГАЗИЕВ, Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас