Бәйрәмнәр, каникуллар беребезгә дә күңелсез хәлләр китермәсен өчен, алдан ук саклык чаралары күрү хәерле. Районда агымдагы елның 20 декабренә 61 янгын очрагы теркәлеп, анда 2 кеше үлде. Аның төп сәбәпләре булып, ут линияләренең билгесез шәхес тарафыннан кертелүе, тәмәке тартканда, чүп-чар һәм коры үлән яндырганда ут белән саксыз эш итү, мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын хәвефсезлеге, электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, электр челтәрләренең авария хәлендә булуы, транспорт средстволарының төзексезлеге тора.
Яңа ел бәйрәме якынлаша һәм аның белән бергә, төрле мәшәкатьләр дә арта. Әлеге чорда янгын фаҗигасенә китерүче төп сәбәпләрнең берсе – спиртлы эчемлекләр кулланган кеше- ләрнең ут белән саксыз эш итүе, электр корылмаларының һәм гирляндаларның төзек булмавы, эксплуатация кагыйдәләрен үтәмәү, ягу мичләрен файдаланганда, пиротехник изделиеләрне кулланганда кагыйдәләрне тупас бозу. Гадәттә, халык күпләп җыелган урыннарда, күп балалы уңышсыз гаиләләр яшәгән йортларда чыккан янгыннар аеруча авыр нәтиҗәләргә китерә.
Күп очракта чыршы декабрь уртасында ук чара үтәсе залга яки бүлмәгә урнаштырыла һәм, Иске яңа ел үткәч кенә, алып куела. Бу вакыт эчендә ул тулысынча кибеп бетә һәм күкерт ке-бек, бик тиз янып китүчәнгә әйләнә. Бенгаль утының, петарданың, шартлавыкның зур булмаган очкыны, яисә төзек булмаган гирлянда чыршыны күз ачып йомганчы ут ялмап ала. Заводта җитештерелгән электр гирляндалары гына булырга һәм электр чыбыкларында зыянланган участоклар булмаска тиеш.
Шулай ук фейерверклар очырганда катгый рәвештә завод инструкциясен үтәргә кирәк. Аеруча пиротехник изделиеләр балалар кулында хәвефле. Шуңа күрә ата-аналар, барлык өлкәннәр аларга әлеге әйберләр белән саксыз эш итүгә юл куймаска тиеш. Нинди генә пиротехника сатып алсагыз да, иң элек урыс телендә язылган инструкциясе, җитештерүче пред-приятиенең маркасы булырга тиеш. Анда продукциянең саклану срогы, файдалану, саклау кагыйдәләре күрсәтелә. Ут белән никадәр сак эш итсәгез, куркыныч та шулкадәр кимрәк булуын исегездән чыгармагыз. Янгын һәм башка гадәттән тыш очракларда кичекмәстән өй телефоныннан - «01», 112, кәрәзле телефоннан «112», 101 номерлары буенча хәбәр итүегез сорала.
Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы.