Язучыларның тормышы һәм иҗаты турындагы яңа мәгълүматлар тупланмалары басылып чыгуы милләтара әдәби багланышларның аз билгеле яки бөтенләй билгеле булмаган өлкәләренә яктылык өсти. РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, биш китап авторы, ветеран-журналист, Суфиян Поварисов исемендәге район әдәби премия лауреаты Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова “Суфиян Поварисов – яугир, галим, язучы” дип исемләнгән китабын нәшер итеп, лаеклы шәхеснең исемен данлауга үз өлешен кертте. Китап туган телебезне ихлас яратучы, аны тирәнрәк өйрәнергә омтылучы күпсанлы укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булачак, шулай ук әдипне белеп бетермәгән яклары анда тулырак ачыла.
Китап “Суфиян Поварисов - галим һәм язучы”, “Язучы-якташлар хәтерендә”, “Үзем турында үзем” дип аталган бүлекләрдән тора. Кереш сүзне Башкортстан Язучылар союзы берләшмәсе рәисе, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәмәтов, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, туган якны өйрәнүче Фидан Мәрвәров, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Баш кортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат хезмәткәре Фаил Фәтхетдинов язган.
Тышлыгының беренче битендә Суфиян Шәмсетдин улының фотосы. Китап агымдагы елда Уфа шәһәрендә Зәйнәп Биишева ис. Башкортстан “Китап” нәшриятендә 500 данә тираж белән басылган, ул башкорт, урыс, татар телендәге язмаларны үз эченә ала. 154 битле хезмәт Суфиян Шәмсетдин улының язмышын чагылдырган язмалар, гыйльми эшчәнлеге, авылдашларының хәтерләре, бернинди архивлардан табып булмый торган истәлекләр, төрле елларда һәм басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, очерклар, аңа багышланган шигырьләр урын алган. Шулай ук истәлекле фотосурәтләр дә бар.
Район үзәкләштерелгән китапханәсендә китапның исем туен әзерләп алып баручы китапханәче, “Илһам” әдәби-музыкаль клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллина чара барышында китапның кыскача эчтәлеге белән таныштыра барды, һәр бүлегенә байкау ясады.
Кичәдә ихлас котлау сүзләре белән муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек җитәкчесе Альбина Габдуллина чыгыш ясады, китап авторы Гөлфинә Сәлимовага, автордашы Илшат Насыйповка район гына түгел, республика өчен зур әһәмияткә ия мөһим эш башкарып чыгуларына рәхмәт сүзләре җиткерде, хакимиятнең Рәхмәтен тапшырды.
Бирегә Суфиян аганың якыннары - Клара Поварисова, оныгы Лилия Марс кызы Нигъмәтуллина килеп, әтисе һәм дәү әтисе турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук мәртәбәле кунаклар - Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов, якташыбыз, филология фәннәре докторы, М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбият кафедрасы профессоры, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Илшат Насыйпов, “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, биш китап авторы Зөһрә Исламова, шагыйрә, журналист, М.Гафури, Н.Нәҗми һәм Ф.Кәрим ис. әдәби премияләр лауреаты, БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, матбугат ве-тераны Фәния Габидуллина, БР З.Биишева ис. Башкортстан “Китап” нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова, Татарстан Республикасының Актаныш районының С.Поварисов ис. «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, язучы, шагыйрә Лилия Шәйгарданова, Бүздәк районыннан җырчы Линат Гәрәев һәм Тәтешле районыннан баянчы Данис Мофаззалов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Альфира Вәлидова, якташыбыз, Ш.Ходайбердин ис. дәүләт премиясе, Н.Нәҗми ис. әдәби премия лауреаты, ”Русиянең иң яхшы әкиятчесе” һ.б. күпләгән мактаулы исемнәр йөртүче язучы Илдус Тимерхановны, Башкортстан Республикасы атказан ган мәгариф хезмәткәре, мәгариф ветераны Рәмзә Ямалов һ.б. катнашты, чыгышларында иң изге теләкләрен юллады, китап авторларына бүләкләрен тапшырды. Гөлзилә Нурыева башкаруында - “Әнием шәле”, Эльмира Насыртдинова - “Авылымның айлы кичләре”, Рәвилә Акмалова башкаруында музыкаль күчтәнәч, Азалия Фаздалованың “Данлы улы Илешнең” шигыре, “Илһам” әдәби - музыкаль клубы һәм “Балкыш” әдәби берләшмәләре әгъзалары чыгышы һәркем күңеленә хуш килде.
Йөрәк түреннән чыккан китапның киләчәк буынны тәрбияләүдә зур урын алып торуы һичшиксез. Китап авторларына киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәүләрен телибез. Иҗат ялкыннары сүрелмәсен, илһамнары кимемәсен дип, иминлек теләп калабыз.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.