Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 декабрь 2024, 06:00

Елан кемгә уңыш китерер?

Елан – гади җан иясе түгел. Бер яктан, аның образы куркыныч тудырса, ә икенче яктан — тынычлык һәм сылулыкны гәүдәләндерә.

Елан кемгә уңыш китерер?Елан кемгә уңыш китерер?
Елан кемгә уңыш китерер?

Көнчыгышта елан зирәклек һәм тынычлык символы булып санала. Аның белән кем дуслаша — шул кыенлыкларны җиңә алачак. Үз чиратында, яшел төс яңару, гармония һәм чәчәк ату билгесе булып хезмәт итә.

Елан ашыкканны яратмый. Шуңа күрә ел дәвамында кызу баштан эшләр башкарырга тырышмагыз. Һәр адымыгызны җиде кат уйлап, планлаштырып хәл итегез. Финанс өлкәсендә игътибарлы, сак булыгыз. Мөһим эшләрне тормышка ашырыр алдыннан көчегезне, рухыгызның ныклыгын сынап карагыз.

Елан елы иҗади кешеләр өчен уңышлы булачак. Музыкантлар, язучылар, рәссамнар өчен бәхет кояшы елмаер, илһамнары ташып торыр. Шулай ук табибларны (елан - медицина хезмәткәрләренең билгесе), фән белән шөгыльләнүчеләрне, сәясмәннәрне, эшкуарларны зур казанышлар көтә. Елан алдашу, урлашу, ялган сөйләүне өнәми. Киләсе елда бу сыйфатлардан бөтенләй арыныгыз.

Мәхәббәт, романтика өлкәсенә килгәндә, гашыйкларны күңелле, матур айлар көтә. Парлылар үз сөйгән ярларын тагын да көчлерәк ярата башлар, аларның мәхәббәт җимешләре дөньяга килер. Ә моңа кадәр үз парын очратмый, ялгыз йөргән кешеләр, ниһаять, икенче яртыларын табар. Елан аларга игътибарлырак булырга киңәш итә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас