Яңа ел бусагасында без үткәнгә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел җиңел бул-мады, әмма без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Ул әһәмиятле кызыклы вакыйгалар белән бай булды. Без бергәләп билгеләнгән максатларга бардык, кече Ватаныбыз файдасына бергә эшләдек.
Һава шартларына да карамастан, Илеш аграрийлары барлык кыенлыкларны җиңеп, лаеклы уңыш – 134 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә авылларда урындагы әһәмияттәге күп кенә мәсьәләләр хәл ителде. Лаяшты һәм Теләкәй авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды, район балалар иҗаты үзәгенә капиталь ремонт ясалды. Район территориясе буенча яңа М-12 «Восток» федераль трассасының участогы эшләтеп җибәрелде. Ул район тормышына һәм икътисадына һичшиксез сизелерлек үзгәрешләр кертәчәк. Иләкшиде авылы янындагы юлда якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевка мемориаль комплекс ачылды.
Төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. «Башкорт ишегаллары» программасы буенча Югары Яркәй авылының Совет һәм Ленин урамнары буенча ише-галды территориясен төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында Югары Яркәйдә Октябрьнең 50 еллыгы урамында һәм Түбән Яркәйдә Юл урамында җәяүлеләр өчен юллар ясалды. Йөзү бассейнына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбиров кушуы буенча Муса Гәрәев ис. кинотеатрга масштаблы реконструкция башланды. Туган җирнең иминлеге өчен хезмәт куйган, көндәлек тырышлыгы белән уртак эшнең уңышына өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.
Узып баручы ел безне үзебездә булганны тагын да күбрәк бәяләргә, иң катлаулы хәлләрдә нык һәм батыр булырга өйрәтте. Бүген махсус хәрби операция зонасында булган һәм илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга баш иябез. Егетләребезгә батырлыклары өчен рәхмәтлебез һәм тизрәк җиңү белән өйгә кайтуларын көтәбез.
Барыгызны да ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Яңа 2025 ел һәр йортка, һәр гаиләгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, барыбызга да тынычлык һәм иминлек бүләк итсен, яңа идеяләр, мөһим вакыйгалар һәм яхшы үзгәрешләр белән бәхетле вакыт булсын!
Яңа ел котлы булсын!