Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 гыйнвар 2025, 07:00

Безнең лауреатлар

Лауреатларыбызны ихлас котлыйбыз һәм агымдагы елда да авыл хәбәрчеләре исемнәрен аклап, гәзит укучыларны яңадан-яңа язмалары белән сөендерерләр, бәйләнешне югалтмаслар, дип өметләнәбез.

Безнең лауреатларБезнең лауреатлар
Безнең лауреатлар

Төрле жанрдагы, эчтәлектәге хәбәрнамәләре, хикәяләре белән басмабызның эчтәлеген баетуга өлеш керткәннәре өчен “Маяк”ның 2024 ел лауреатлары” дип игълан ителделәр: Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ-Сүлте авылы, Зинфира МИНҺАҖЕВА-Югары Яркәй авылы, Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА-Илеш авылы, Рәмилә НУРГАЛИЕВА-
Гремучий Ключ авылы, Әнфисә ШӘЕМОВА-Шәммәт авылы, Ираида ИМАМОВА-Аккүз авылы.

Редакция коллективы узган елда эчтәлекле һәм төрле жанрдагы иҗат эшләре белән райондашларны шатландырган, гәзитебезнең эчтәлеген баетуга өлеш керткән ветеран-журналистыбыз, “Балкыш” әдәби берләшмәсе житәкчесе Гөлфинә СӘЛИМОВАга, Торачыдан Мәрьям ШӘМСИЕВАга, Яңа Аюдан Сәгыйть МУЛЛАХМӘТОВка, Югары Яркәйдән Галимә ГАЛИЕВАга, Светлана ИМАМОВАга, Рсайдан Рәзиф ГАЛИЕВка, Базытамактан Рита СОЛТАНОВАга, Иштирәктән Нәсимә ИНСАПОВАга, Сүлтедән Гөлнур НИГЪМӘТОВАга, Сеңрәннән Лира ГАЛИЕВАга, үз өлкәләренә кагылышлы тематиканы яктыртып, көнүзәк проблемаларны гәзит укучылар игътибарына җиткергән Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм АБУШАХМИНга, Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы Айзат МУЛЛАГАЗИЕВка, район үзәк дәваханәсе табибларына, район прокуроры ярдәмчесе Булат ХИСМӘТУЛЛИНга, Илеш районындагы “Гаилә” хезмәте психологы Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВАга, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы Заһит ШӘЙХЕТДИНОВка, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Гөлнара ӘЛТАПОВАга һ.б. зур рәхмәтле, арытаба да иҗади хезмәттәшлек дәвам итәр, дип ышанабыз.

Безнең лауреатлар
Безнең лауреатлар
Безнең лауреатлар
Безнең лауреатлар
Безнең лауреатлар
Безнең лауреатлар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас