Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 гыйнвар 2025, 06:00

Капка алдында - бәйрәм рухы

Яңа ел алдыннан авыл кешеләренең үз йортларын гирляндалар белән төрлечә бизәве, кардан сыннар ясавы матур бер гадәткә әйләнеп бара.

Капка алдында - бәйрәм рухыКапка алдында - бәйрәм рухы
Капка алдында - бәйрәм рухы

Авыл йортларының төрледән-төрле утлар белән җемелди башлавы әкияти сихрилекне тудырырга ярдәм итә, күңелне күтәрә.

Ташкичү авылында яшәүчеләр Әнисә Моксимова, Людмила Миңнеәхмәтова йортлары алдында Кыш бабай белән Кар кызы, яңа ел символикасы – Елан урын алды.

Шулай ук биләмәдәге башка авылларда яшәүчеләрнең һәр тәрәзәсе төрле төстәге гирлянда утлары белән янып, узып баручыларда бәйрәм кәефе тудыра.

Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте, урта мәктәп, XXII партсъезд ис.кооператив идарәсе, мәдәният йорты территорияләре матур итеп бизәлде.

Рәмилә ӘБҮБӘКЕРОВА, Базытамак авылы.

Капка алдында - бәйрәм рухы
Капка алдында - бәйрәм рухы
Капка алдында - бәйрәм рухы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас