Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 гыйнвар 2025, 08:00

Капка алдында - бәйрәм рухы

Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша.

Капка алдында - бәйрәм рухыКапка алдында - бәйрәм рухы
Капка алдында - бәйрәм рухы

Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе алдан ук гирлянда утлары кабызып, төрле фигуралар белән бизәүгә конкурс игълан итә. Һәр авыл халкы берсеннән-берсе ярышып, йорт-кура алларын төрле утлар, гирляндалар белән әйләндереп, кардан фигуралар ясап, авылдашларына бәйрәм кәефе бүләк итә.

Иске Күктау авылында Рәмзия һәм Айрат Габдрахмановлар, Маһира һәм Рәмил Фазыловлар, Рифа һәм Венер Бикташевлар, Алсу һәм Илгиз Мәрваровлар, Индира һәм Азат Хөснетдиновлар, Ибраһим авылында Гөлчәчәк Авзалова, Инсаф Исламов, шулай ук Красный Октябрь авылында Зина һәм Дмитрий Әхмәтовлар һ.б. елдагыча, төрле төслегирляндалар белән йорт алларын бизәгән, аерымнарында төрле сыннар да урын алган.

Элиза ГАРИФУЛЛИНА. Иске күктау авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас