Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 гыйнвар 2025, 10:00

Мөхәррирнең махсус призына лаек булды

Югары Яркәйдә яшәүче Фәнә Әнвәр кызы Минһаҗеваның исеме гәзит укучыларга гына түгел, һәр илешлегә билгеле дисәк тә, ялгыш булмас. Ул бар гомерен укытучы һөнәренә багышлаган хөрмәтле педагог.

Мөхәррирнең махсус призына лаек булдыМөхәррирнең махсус призына лаек булды
Мөхәррирнең махсус призына лаек булды

Фәнә апа 1934 елның 15 июнендә Татар Мәнәвезе авылында әтисе Әнвәр белән әнисе Зиһеннурның эшсөяр гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында югары белем алуга ирешә. 1964 елда кулына диплом алган кыз Яңа Аю мәктәбенә укытучы итеп тәгаенләнә, ләкин биредән аны район үзәгенә урындагы радиотапшыруларны оештыручы итеп алалар.Арытаба аны райкомга учет секторы мөдире итеп күчерәләр, 1976 -1991 елларда, лаеклы ялга киткәнче, Т.Рахманов ис. Югары Яркәй урта мәктәбендә директор урынбасары, укытучы булып эшли. Фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнә: күпләгән мактау кагәзьләре белән бүләкләнә, “РСФСРның
мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә.

Университетта укыган елларында М.Сираҗи, В.Исхаков, Р.Гаташ, Э.Әгъзәми кебек күренекле язучылар булып киткән курсташлары белән “Акчарлак” әдәби
берләшмәсенә йөргән педагог лаеклы ялга чыккач та иҗат эшен ташламый, шигърият белән актив шөгыльләнә, хикәяләр яза.

Ветеран үзе әйтмешли, укый-яза белгәннән бирле район гәзитен алдыра. Ул актив әбүнәче генә түгел, күп еллар басмабызның актив хәбәрчесе дә, берничә ел рәттән “Маяк”ның лауреаты исемен яулады. “Балкыш” әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзасы буларак, үзнәшер юлы белән ике китап бастыруга иреште.

2024 елда Фәнә Әнвәр кызы 90 яшен тутырды. Әмма аңа һич кенә дә бу яшьне биреп булмый-ул һәрвакыт дәрт - дарманлы, җор сүзле, иң мөһиме, иҗаты ташып тора. Аның очлы каләме ярдәмендә уңган кешеләр-гәзит геройларына, хәл-вакыйгалар яратып укырдай төрле жанрдагы хәбәрнамәләргә әйләнә.

Иҗатташ дустыбыз үткән елда да редакция коллективы белән тыгыз бәйләнештә, нәкъ шундый энтузиазм белән эшләп, райондашларны үзенең мәкаләләре белән сөендерде. Шуларны исәпкә алып, Фәнә Әнвәр кызы Минһаҗева мөхәррирнең махсус призына лаек булды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас