Анда район мәктәпләреннән әти-әни-бала составында 18 гаилә катнашты. Алар кәшәкә белән тупны алып бару, обруч белән йөгерү, тачка һәм бобслей кебек кызыклы эстафеталарда катнаштылар.
Барлык катнашучылар да зур энтузиазм һәм тулы колач белән ярыштылар. Һәр гаилә, бердәмлек, үзара ярдәмләшү, җитезлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, этапларны мөмкин кадәр яхшырак узарга тырышты.
Җанатарлар үз командаларына бик нык теләктәшлек күрсәттеләр. Ярыш йомгаклары түбәндәгечә билгеләнде:
-1 нче урын - Этәй төп мәктәбенән Муллаяновлар гаиләсе.
-2 нче урын - Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназиясеннән Камалтдиновлар гаиләсе.
- 3 нче урын - Түбән Яркәйдәге лицейдан Яхиннар гаиләсе.
Җиңүчеләргә оештыру комитеты исеменнән дипломнар һәм бүләкләр, татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Чарада катнашучыларның барысы да күтәренке рух һәм шатлыклымизгелләр татыды.
Муллаяновлар гаиләсе уеннарның республика этабында районыбыз исеменнән чыгыш ясаячак. Без аларга уңышлар һәм алга таба да җиңүләр телибез.
Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбе укытучылары коллективына чараны оештырган һәм үткәргән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.