Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 гыйнвар 2025, 06:00

Капка алдында - бәйрәм рухы

Һәрвакыттагыча, Яңа елга авыл биләмәләрендә урамнарны бизәп, кардан матур сыннар ясап каршы алу гадәткә кергән.

Капка алдында - бәйрәм рухыКапка алдында - бәйрәм рухы
Капка алдында - бәйрәм рухы

Муниципаль район хакимияте положениесенә ярашлы, яңа ел мәйданчыгын иң яхшы бизәүгә игълан иткән конкурста Этәй авыл советы авыл биләмәсе дә теләп катнаша, авыл халкы актив кушылып, иҗади сәләтләрен эшкә җигә, йорт алларын бәйрәмчә бизәп, ямь өстенә ямь бирә.

«Йортыбызны ел да шулай бизибез. Дөньяда бер генә яшибез, Яңа еллар күңелле үтсен дип тырышабыз», - ди Әлфия һәм Айрат Баһаувлар. Роза һәм Мират Авзаловлар, Хәния Галләмова, Ирина һәм Фәрит Камалетдиновлар, Буралыдан Илдар Миңнебаев йортының да һәр тәрәзәсе төрле төстәге гирлянда утлары белән янып, хәтта узып баручыларда да бәйрәм кәефе тудыра.

Энҗе ГАБИДУЛЛИНА. Этәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас