Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 гыйнвар 2025, 09:00

Тормыш юлы - үрнәкле

Өлфәт Авзаловны Иске Кыргыз авылында кечесе дә, олысы да хөрмәт итә, чөнки ул үзенең тырыш хезмәте, эшсөючәнлеге, тыйнаклыгы белән ихтирам яулады. Хезмәт ветераны 4 гыйнвар көнне үзенең 90 яшен билгели.

Тормыш юлы - үрнәклеТормыш юлы - үрнәкле
Тормыш юлы - үрнәкле

Өлфәт Сафетдин улының балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Шуңа күрә бәләкәйдән үк барлык авырлыкларны күреп, аларны җиңәргә өйрәнеп үсә. Нәкъ шул чор балаларына хас булганча, хезмәт белән укуын бергә алып бара. Тын океан флотында взвод командиры ярдәмчесе булып, ил алдындагы бурычын үти һәм үрнәкле, тәртипле ил сакчысы буларак, командованиенең Мактау кәгазьләрен ала.

Демобилизацияләнгәннән соң туган якларына кайта һәм “Агыйдел” колхозында шофер булып эшли башлый, читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумының автомеханиклар әзерләү бүлегендә укый. Кулына диплом алгач, яшь белгечкә баш инженер вазифасы йөкләтелә. Иске Кыргыз авылы халкы сусызлыктан интеккән вакыт була ул. Ө.Авзалов үз алдына авыл халкын сулы итәргә кирәк, дигән максат куя һәм, озак та үтмәстән, озын торбалар ярдәмендә Кара тәкә чишмәсеннән авылга су төшертүгә ирешә. Соңрак авылның иң биек ноктасына башня төзетеп, Биектау һәм Краснояр авыллары халкын сулы итүгә дә үз өлешен кертә. Шул вакыттан башлап авыл халкын эчәр су белән тәэмин итү Өлфәт Сафетдин улы карамагына ышанып тапшырыла. Һәм бу эшне ул озак еллар дәвамында уңышлы башкара.

Авыл халкын ул вакытта тагын бер мәсьәлә - юлсызлык борчый. Өлфәт Авзалов икенче эш итеп әнә шуңа алына. Анысын да ”бишле”лек башкарып чыга. Моннан тыш, хуҗалык территориясендәге авылларны, төрле тәгаенләнештәге объектларны, производство участокларын хезмәтләндерү өчен электр станциясен эшкә җибәрүдә дә, урамнарга электр баганалары утыртуны оештыруда да башлап йөри.

«Заман башка – заң башка» дигәндәй, дәвер югары белемле кадрлар таләп итә. Шуны аңлап, Ө.Авзалов читтән торып Уфа дәүләт аграр институтының икътисадчы-оештыручы факультетына укырга керә. Төп эшен дә җиренә җиткереп башкара. Барысын да искә алып, 1972 елда авылдашлары үзен колхозчыларның гомум җыелышында хуҗалык рәисе итеп сайлыйлар. Хәзер инде бурычларның мөһимлеге тагы да арта. Өлфәт Сафетдин улы ВУЗ биргән белемнәренә таянып, һәр участокта эшне фән кушканча оештырырга тырыша. Нәтиҗәдә, басучылык та, терлекчелек тә табыш китерә башлый. 1972-1982 елларда “ Агыйдел” колхозы терлекчелек һәм игенчелек күрсәткечләре буенча районда гел бишенче-алтынчы урыннарда бара. Бер үк вакытта мал тораклары төзелә, яңа йортлар салына, социаль объектлар үз ишекләрен ача. Бер сүз белән әйткәндә, халыкныңтормыш-көнкүреше елдан-ел яхшыра бара. Ул гына да түгел, нәкъ шул елларда колхозчыларга эш нәтиҗәләре буенча премияләр бирелә башлый. Бу исә хезмәт кешесен тагын да тырышыбрак эшләргә дәртләндерә.

Берникадәр вакыт “Кирпеч заводы” директоры, район юл төзелеше идарәлегендә өлкән мастер булып эшләгәннән соң аны Яңа Аю авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Нәкъ шул чорда “Агыйдел” хуҗалыгы карамагындагы авылларга газ кертү буенча гаять зур эш алып бара ул. Район һәм республика җитәкчелеге дә аның тынгысыз хезмәтен лаеклы бәяли. Тырыш хезмәте “Почет билгесе” ордены, төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары белән бүләкләнә.

Хаклы ялга чыгуга аны авылдашлары Яңа Аю авыл биләмәсе янындагы ветераннар советы рәисе итеп сайлап куялар. Бу вазыйфасын да ул зур җаваплылык белән алып бара, сугыш һәм хезмәт ветераннары, аларның гаиләләре белән даими бәйләнештә тора. Ул ветераннар советы рәисе булып эшләгән чорда Иске Кыргыз авылында сугышта катнашканнар һәм яу яланында ятып калганнар истәлегенә яңа һәйкәл-обелиск калкып чыга. Авылның визит карточкасы булган бу һәйкәлне ачтыруда да ул башлап йөри.

Тормыш иптәше Далариса белән матур гомер юлы үттеләр. Алар ике малайга һәм бер кызга гомер бирделәр. Кызганычка каршы, Далариса апа 2013 елда бакыйлыкка күчте. Ө.Авзалов гомерлек юлдашының истәлегенә Ташлыкул чишмәсен авыл урамына төшертүне оештырды, чишмә буена үз акчасына тимердән челтерләп-бизәкләп эшләнгән беседка кайтарып утырттырды. Бүген килеп Далариса чишмәсе буеннан кеше өзелми. Шушы изге эшне башкарган өчен авылдашлары аеруча рәхмәтле аңа.

Бүгенге көндә хезмәт ветераны якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, актив тормыш белән яши. Илдәге барлык яңалыклар белән хәбәрдар булып, яшь буынга, авылдашларына акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. 90 яшен билгеләгән хезмәт ветеранына сәламәтлек, бәхетле гомер насыйп булсын.

Миләүшә МӘҖИТОВА, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас