Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 гыйнвар 2025, 10:00

Йортыбызның нуры син, әни

Һәр заманның үз укытучысы, тәрбиячесе, укучысы була. Бишкурай авылында шушы көннәрдә үзенең 100 яшен билгеләүче, заманында бишкурайлыларга аң-белемен кызганмыйча өләшүче әнием, Әнисә Мөхәммәтзакир кызы Хафизова шушы исемне горур йөртергә, ихтирамга лаек ветеран дип әйтер идем.

Йортыбызның нуры син, әниЙортыбызның нуры син, әни
Йортыбызның нуры син, әни

Кадерле кешем Бишкурай авылында дөньяга килә. 1939 елда туган авылында 7нче сыйныфны Мактау грамотасы белән тәмамлап, Уфа шәһәренә техникумга укырга керә. Арытаба Бөре укытучылар институтында белем ала. Авыл мәктәбендә 34 ел урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Бөредә укыганда, Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл егете, әтиебез Мансур Сәлимҗан улы Вәлиев белән тормыш корып, биш балага гомер бүләк итә. Кадерлеләребез безгә яхшы тәрбия бирде, югары уку йортында белем алырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгарды, моның өчен аларга зур рәхмәтлебез.

Үкенечкә каршы, сөекле әтиебез, өлкәнебез Фәнүсә күптән инде арабызда юк. Хәзерге вакытта Нәзирә – Әлмәт, Альберт - Нефтекама, Альфред – Уфа, Гөлнара Мәскәү шәһәрләрендә гаиләләре белән матур гомер кичерәбез, балалар үстердек, инде үзебез картәни, картәти булдык.

Вакыт булган саен әниебез янына кайтып, хәлен белергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Гомумән, гомер уртасында да аның янында без һаман бала, игелекләрен күреп, фатыйхаларын алып яшибез. Кайткан саен өебезнең капкасы ачык, тәрәзәләрдә балкып утлар яна. Безнең өчен моннан да зур шатлык юк. Киләчәктә дә йортыбызның нуры сүнмәсен, тәрәзәләр балкып торсын.

Дәһшәтле сугыш башланганда әниебезгә нибары 17 яшь була. Буыннары да ныгырга өлгермәгән кызга ачлыкны, ялангачлыкны да күп татырга туры килә. “Арысам да, ач булсам да вакыт белән исәпләшмәдем.Тырышып укыдым, һәрвакыт белем алырга омтылдым. Шөкер, гомерем кешеләргә ярдәм итеп, якташларыма игелек күрсәтеп, фидакарь хез- мәттә үтте”, - ди кадерлебез.

Әниебез өлкән яшьтә булуына кармастан, бүген дә эшкә җитез, өлгер. Һәрвакыт хәрәкәттә, яшелчә-җимеш үстерә, кош-кортын да карый. Китап, гәзит-журналлар укый, илдәге, дөньядагы яңалыклар белән кызыксына.

Кадерле әниебезне бер гасырлык юбилее белән ихлас котлап, ныклы сәламәтлек, балалар игелеге, оныклар, оныкачлар шатлыгы, кадер-хөрмәтебезне күреп, имин тормышта яшәвен телибез.

Иң изге теләкләр белән балалары Нәзирә, Альберт, Альфред, Гөлнара.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас