Бәлки һәрберебезнең иң зур теләге - махсус хәрби операция тәмамланып, ир-егетлребез, улларыбыз өйгә исән-имин кайтсыннар.
Яңа елны яңа шатлыклар, күңел күтәренкелеге белән каршы алдык. Безнең Сүлте авыл советы авыл биләмәсендә матур итеп кар сыннары эшләп, гирляндалар белән йорталларын бизәгән хуҗалыклар күп. Янтуган авылыннан Иршат Фәхруллин, Фәвил Баязитов, Рәзиф Юнысов, Мәсгүт Усманов, Фәвит Әһадуллин, Сүлтедән Раил Миңнуллин, Резида Мөхәммәтова, Фәгыйл Хафизов, Әхтәм Кашаповның йорт алларыннан кар сыннары янында туктап китмәгән кеше юктыр. Әйткәндәй, Әхтәм Әхнәф улы ел саен кар сыннары эшли. Быел да авыл халкын, оныкларын сөендереп урамны ямьләде.
Гөлнур НИГЪМӘТОВА. Сүлте авылы.