Аккүз авылындагы Яшьләр урамында әкият дөньясы барлыкка килде. Биредә яшәүчеләр Ильфира һәм Рәсил Гариповлар, Гөлфара һәм Фәрис Шәвәлиевлар, Гөлфара һәм Булат Насыйповлар, Фәнә һәм Нәүфәл Гариповлар, Фәнирә Шәвәлиева, Рәзинә һәм Яхъя Сәлимовлар, әтиле-уллы Рәхимҗан белән Радик Сәетовлар елдагыча бергәләшеп кардан Кыш бабай белән Кар кызын, кар бабаен, төрле әкият персонажлары һәм Яңа ел символы Еланны, тау эшләде һәм чыршы бизәлде. Бәйрәмчә бизәлеш, кардан ясалган скульптуралар аларның төзек, күркәм дөньяларына тагы да ямь өстәде. Шулай ук Уралия һәм Рәиф
Җәмиловларның капка алдын да хуҗаларның оста куллары тудырган матурлык бизи.
Кыпчак, Шәммәт авылларында яшәүчеләрнең дә ишегаллары тирә-якка бәйрәм рухы таратты.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Аккүз авылы.