Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
5 гыйнвар 2025, 08:00

Туган ягым, туган авылым!

Тау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.Габдулла ТУКАЙ.

Туган ягым, туган авылым!Туган ягым, туган авылым!
Туган ягым, туган авылым!

Минем туган ягымның табигате халык атамаларына бик бай. Туган авылым Кызыл Йолдыз, Тукай шигырендәгечә тау башында - Чакмак тавы башында урнашкан. Якында гына чишмә агып ята. Шул чишмә янына басып, көньяк - көнбатышка табан карасак, түбәндә Базы елгасы тугайлары күренә. Халык телендә “Үле Базы” дип аталган күл, ”Кылыч Борын” дип йөртелгән, борыны очлаеп, аның шушы күлгә кереберәк торган урыны да яхшы күренә. Базы ярындагы Тегермән тавыннан су агымы буйлап 300 м чамасы астарак булган Гаптерәй кичүе дә, аннан 400 м ераграк Мәди кичүе дә, алардан түбәнрәк,
уң яклап, җиләк-җимешкә бай Аю әрәмәсе дә, узган гасырның 70 еллар азагында салынган тимер - бетон күпер дә: “ Менә мин”, - дип торалар кебек.

Агыйдел буена табарак күз салсаң, Кәкре күлне абайлыйсың. Элегрәк Базы нәкъ шул тирәләрдән аккан. Елгабызның биек яры буендагы Тегермән тавы (элек шул тау астында су тегермәне бар иде) яныннан башланып, урманлы текә тау буена кадәр 13,5 км ераклыкка сузылган дамбаның да хәтсез генә өлеше ачык күренеп тора. Аның юлы Чияле Әтәч тәңгәлендә Агыйдел елгасына таба борылып, Әрәпәс болынын үтә.

Тирә-якны байкасаң, кояшлы, аяз көннәрдә Яңа Нәдер, Иске Нәдер, Базытамак, Чияле Әтәч авылларын, Базы елгасының Агыйделгә коя торган урынындагы мәгърур кызыл ярын, түбәндәрәк Базы, Иске Идел һәм Агыйдел сулары белән чиктәш Арабы ярымутравының биек тирәкләрен күрергә мөмкин.

Чакмак тавы астында гына, уңдарак, кап-кара балчыклы элекке чөгендер басуы, аның уртасындагы “Гыйлау куагы” (Гыйләҗетдин исеменнән), дип йөртелгән ялан, арырак - Зирек өзеге яланы. Каентүбә күленең бер урыны ярларында күпләп зирек агачлары үсә. Эссе җәй көннәрендә, аның бер тар урыны кибеп, күл “өзелә”. Аннан җәяүләп яки ат белән аргы яктагы Олы болынга чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бу яланны “Зирек өзеге”, дип атаганнар. Усаклы төбәк, Бәшир иннеге яланнары, алардан да арырак, өч ягыннан күлләр белән уратып алынган, дамба төзелгәнгә чаклы язгы ташкын вакытларында зур гына утрау булып кала торган Каентүбә болыны, аны уратып алган күлләрдән Базыга агып чыга торган элекке Гыйбаш (Гыйбәдулла исеменнән) тамагы, инде алардан да ары Олы болын, Биек җилән болыны, Силак әрәмәсе болыны һәм күле, Ком сипкән (кайчандыр язгы ташкын сулары шул урынга ком катламы калдырып киткән)
болыны – болар барысы да үзләренә чакырып торалар сыман.

Чакмак чишмәсе һәм Чакмак тавы балачагым, үсмер елларымның бик күп хатирәләрен үзләрендә саклый: кыш көннәрендә чана, чаңгы, хәтта каретага
утырып шуулар, дисеңме, кичке ай яктысында, бездән олырак апа-абыйлар белән ат утарыннан (без аны дубыр дип йөртә идек) алып килгән ат чанасында, чырчу килеп, күмәкләшеп, шул зур чанага төялеп шулар – һәммәсе хәтергә уелган. Җәйләрен, таудан велосипед тормозына басмыйча җилдереп төшүләр
бер дә истән чыкмый. Әйткәндәй, берсендә, ике туган энекәшемнең шулай велосипед тормозын тыймыйча тирән чокырга төшеп, аяк-кулларын имгәткәнен хәтерлим. Чакмак тавы үзенең бозланган юл, чокыр-чакырлары белән салам-печән төялгән арбаларны, җигүле атларны, колхоз тракторларын аз сынамады. Ярый әле, калын кар катламнары саклап, кешеләре артык зыян күрмәде.

Эссе җәй көннәрендә, Базы елгасында су кергәннән соң, тау астына кайтып җиткәч, ару-ачыгуларны онытып, без - малайлар, велосипед белән тузан туздырып төшкән дусларыбызга ияреп, тагы да коенырга китә идек.

Чакмак чишмәсеннән чак кына өстәрәк, зур булмаган имән-каеннар урманы уртасында, халык телендә Әүлия кабере дип йөртелгән түп-түгәрәк ялан бар. Олылар сөйләве буенча, аның иң биек җирендә читәннән үреп эшләнгән чардуганы да булган. Тик еллар үтү белән ул читән череп юкка чыккан.

Әүлия кабере яланы астыннан чыгып, кыйбла ягына юл тоткан Чакмак чишмә суы элек-электән изге санала. Заманында чишмә буенда бик зур өч өянке үсә иде. Әмма ләкин аларның кайсысын яшен сугып, кайсысын давыл сындырып, ямьсезләп бетерде. Үткән ел авылдашларым бу агачларның серәеп калган кәү-сәләрен кисеп, чишмә янын матурладылар, тимер - бетон плитәләр куеп, өстенә чатыр (беседка) кордылар.

Яз көннәрендә иң башта Әүлия кабере яланы кардан ачыла. Билгеле инде, без – малай халкы, хәтта кызлар да шул яланда караңгы төшкәнче туп тибәбез, лапта, бура (городки), шәмшәкәр (чехарда), таяк һәм тагын әллә нинди уеннар уйныйбыз. Без үскәндә авылда 43 кенә өй булса да, бала - чага бик күп иде. Җитмәсә, 60 - нчы еллар башында, авылдан ерак түгел урман буенда нефтьчеләр поселогы барлыкка килде. Шул поселоктан да балалар яланга уйнарга киләләр иде. Минем әткәйнең (сугыш инвалиды), иске койма такталарыннан малайларга лапталар эшләп биргәне истә калган.

Әүлия кабереннән ерак түгел, авылның ындыр артындагы юл аша гына, күптәнге ком - таш карьеры бар. Хәтеремдә, без бәләкәй чакта, юл төзүчеләр шул чимал белән яңа салынган Исмаел-Йолдыз юлын һәм Агыйдел елгасының Үсия (Устье реки) турындагы паромына бара торган юлларны түшәделәр. Әйткәндәй, паром аръяктагы Танып елгасының Агыйделгә койган урыныннан чак кына астарак урнашкан. Ком-таш ташыган үзбушаткыч машиналарга малайлар белән без дә утырып йөри идек. Шофёрга бер кыяр бирәбез дә, ул безне кабинасына утыртып, бер юл уратып килә. Бу инде шатлык – куанычларыбызның эчкә сыймый торган вакытлары. Алда әйтеп үтелгән карьердан башка, урман эчендәге юлга якын гына ком – таш яткылыгын да үзләштереп өлгерделәр. Ә хәзер анда 40 - ар яшьлек наратлар шаулап үсә.

Ындыр артындагы карьердан кечкенә инеш агып чыга иде. 1970 еллар башында нефть промыселында мастер булып эшләгән Эрнест абый Акмалов биредә тимер торбадан улак эшләп, су алырга җайлы чишмә булдырды. Без аны Эрнест чишмәсе, дип йөрттек. Аның йомшак суыннан авылым халкы озак еллар бик теләп файдаланды. Алда сөйләп үткән чишмәләрдән башка да авылыбыз тирәсендә Бәләкәй чишмә, Сәет чишмәсе, Базытамакка бара торган юл буенда, тау куенында Хәсән чишмәсе (Бу чишмәне Базытамактан Хәсән исемле кеше ачкан. Революциягә кадәр Базы тугаенда аның чәчүлек җирләре, умарталыгы
булган), Кызыл Йолдыздан Тәҗәйгә бара торган туры юл буенда, урман авызында Салкын чишмә бар. Әлеге вакытта авылга эчәр су Салкын чишмәдән килә. Ә Урткүлнең (өстән караганда озынча һәм уртка охшап бөгелгән) авылга караган башында, тирән һәм озын кулда Калатау чишмәсе бар.

Эрнест чишмәсенең тирән чокырга төшкән сулары шундагы бер инеш белән кушылып, ярыйсы гына агымсу барлыкка китерде. Түбәндә шул инешне буып, торба салдылар. Бу, әлбәттә ферма малларын һәм атларны эчерергә менә дигән су. Ә кышын исә бала – чагага хоккей мәйданчыгы хасил була. Шушы буа өстенә басып, төньяк-көнбатышка карасаң, алда әйтеп үтелгән чөгендер басуының бер өлеше, Каентүбә һәм Урткүл, күлләре арасындагы Бәләкәй болын, бо-лын уртасында Корчаңгы күл, арырак Олы күрән һәм Гөлчирә күлләре яхшы күренә. Урткүлнең уң ягында — урман белән капланган, данлыклы биек Калатау! Бу тау белән бәйле борынгы риваять турында райондашыбыз, язучы Илдус Тимерханов үзенең “Базы буе — бөдрә тал” дигән китабында бәян иткән.

Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре. (Дәвамы бар).

Туган ягым, туган авылым!
Туган ягым, туган авылым!
Туган ягым, туган авылым!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас