Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
7 гыйнвар 2025, 04:00

Бәйрәм котлавы

Православие динен тотучы хөрмәтле райондашлар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән ихлас күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Гасырлар узган саен әлеге дулкынландыргыч бәйрәмнең илаһи нуры яктырганнан - яктыра бара. Раштуаның бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Күп милләтле районыбыз соңгы елларда рухи күтәрелеш кичерә, традицион дини нигезләребезгә кайту һаман киңрәк колач ала. Халыклар дуслыгын ныгыту, тарихыбыз белән кызыксыну арта, гыйбадәтханәләр ачыла. Башка диннәр кебек православие дә халыкка хезмәт итүдә активлык күрсәтә. Эчкечелек, наркомания кебек ямьсез күренешләрне булдырмауга, милләтләр арасында дуслык җепләрен ныгытуга зур тырышлык салына.

Алга таба да христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер, дип ышанам. Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Сезгә рухи күтәренкелек, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас