Әлеге көндә Дөртөйле шәһәрендә яши.
Сәмига Якупованын тормышы - күпләрнең йөрәгендә тирән эз калдырган вакыйгаларга бай, батырлык һәм ныклык үрнәге ул. Сугыш чоры михнәтнәләрен үз җилкәсендә күтәргән. Гомер итү дәверендә күп кенә тарихи үзгәрешләр һәм кыенлыклар кичергән, әммә һәрвакыт оптимизм һәм яхшылыкка ышаныч саклаган. Аның тормыш юлы яшь буынга югары максатларга омтылырга һәм киртәләрне җиңүдән курыкмаска рухландыра.
Ак әбиебез, 100 яшьлек юбилеен каршылаган Сәмига Якупованы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннын, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хабировнын, Илеш районы хакимият башлыгы Ильдар Мустафиннын бүләкләре, котлау сүзләре җиткерелде.
Бу көннәрдә Сәмига апаны котлаучылар шактый. Якыннарын, туганнарын, фикердәшләрен үз тирәсенә туплап әле дә актив тормыш белән яши.
"Озын гомернең сере - башны даими эшләтеп торудандыр дип уйлыйм. Балалар йокыдан торганчы эшне бетереп куйдым, тик торырга яратмадым. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, тынгысызмын. Һаман да әле мин көчем җиткәнчә хәрәкәттәмен, бакчамда җиләк җимеш үстерәм, кышкылыкка кайнатмалар әзерлим", - ди йөзьяшәр Сәмига апа Якупова.